Бу программа яшь белгечләргә туган авылларында эшләргә һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнергә стимул барлыкка китерә. 2021 елның сентябрендә Башкортстанда «Авыл мәдәният хезмәткәре» республика программасы старт алды. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы кысаларында БР бюджетыннан республика районнары һәм шәһәрләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслады. Бер тапкыр бирелә торган компенсация 2021 елдан башлап авыл торак пунктларына яки 50 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәр торак пунктларына эшкә килгән һөнәри белемле мәдәният учреждениеләре белгечләренә һәм мәдәният өлкәсендәге өстәмә белем бирү учреждениеләренең (балалар сәнгать мәктәпләре, балалар музыка мәктәпләре, балалар сәнгать мәктәпләре, балалар хореография мәктәпләре) педагогик хезмәткәрләренә каралган.
– «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы авылда мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итүдә мөһим роль уйный. Бу программаның максаты – зур булмаган шәһәрләргә һәм авылларга мәдәният хезмәткәрләрен җәлеп итү, аларның һөнәрләренең абруен күтәрү һәм кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итүдән чыгып эшләнде. Хезмәт хакы бик аз булган авыл мәдәният хезмәткәрләре өчен «Земство мәдәният хезмәткәре»программасы бик мөһим. Авылга киләсең, әгәр анда төпле һәм энергияле хезмәткәр – зур булмаган мәдәният йорты директоры бар икән, анда тормыш шулкадәр кайный ки, яшьләре дә, картлары да катнаша. Мәдәният йортлары буенча алга таба да актив эш алып барырга кирәк, алар безнең төрле хәлдә. Әлбәттә, күбрәк ярдәм итәсе килә, без бу программаны башладык, әмма аны өйрәнергә кирәк, ул ни дәрәҗәдә төгәл максатка эләгә. Мәдәният хезмәткәрләребезгә рәхмәт, – ди төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.
2021 ел нәтиҗәләре буенча республика бюджетыннан программаны гамәлгә ашыруга 30 млн сум акча юнәлдерелгән. 49 шәһәр һәм районнан 60 хезмәткәр 500әр мең сум акча алган. Шушы акчалар хисабына 27 кеше фатир яки йорт өчен беренчел взнос керткән, өлешчә яки тулысынча ипотека кредитларын түләгән, ремонт планлаштырган, ә 17 кеше йорт төзү өчен төзелеш материаллары сатып алган. "Земство мәдәният хезмәткәре" программасын гамәлгә ашыруның өч елында 120 мәдәният белгече торак шартларын яхшырткан. Бу максатларга 75 млн сум юнәлдерелгән. 2024 елдан башлап ел саен дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренең утыз профессионалына, шулай ук балалар сәнгать мәктәпләрен, музыка, сәнгать һәм хореография мәктәпләрен кертеп, мәдәният өлкәсендә өстәмә белем бирү учреждениеләренең педагогларына дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк. Бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләү 1 млн сум тәшкил итә. 2025 елда «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы инде ил күләмендә эшли башлаячак – Русия Президенты Владимир Путин бу хакта Федераль Җыелышы Юлламасы барышында игълан итте.
«Земство мәдәният хезмәткәре» программасы эшли башлау белән Башкортстан Республикасы бюджеты хисабына мәдәният белгечләре 500әр мең сум алды (2023 елдан – 1 млн.сум) 2021-2023 елларда барлыгы 120 белгеч 75 млн. сумлык торак шартларын яхшырткан. Иглин районының балалар сәнгать мәктәбе директорының укыту-тәрбия эше буенча урынбасары Коченова Галина Федерация Советында Бөтенрусия авыл хезмәтчәннәре форумында катнаша һәм Башкортстан Республикасында «Земство мәдәният хезмәткәре» программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында сөйли.
2021 елда “Земство мәдәният хезмәткәре” программасы буенча, район мәдәният йортының халык хоры җитәкчесе Эрнест Арсланов 500 мең сум грантка ия булды.
– Эшемне бик яратам. Хезмәтемне, тырышлыгымны күрә белүләре өчен рәхмәтлемен. Көтмәгәндә генә “Земство мәдәният хезмәткәре” программасы буенча 500 меңлек грант алуга ия булдым. Әлбәттә, моңа бик куандым. Бу минем өчен бик зур ярдәм булды. Шушы матди ярдәм белән өемне төзи башладым. Яшь белгечләргә дәүләт тарафыннан мондый ярдәм чаралары бик кирәк һәм зур стимул булып тора, дип уйлым. Күпчелек хезмәт тармакларында яшь белгечләр җитмәве беребез өчен дә сер түгел. Яшьләрне авыл җиренә, районга җәлеп итү өчен мондый ярдәм чаралары күрсәтелүе зур әһәмияткә ия. Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров илдә тәүгеләрдән булып авыл мәдәният хезмәткәрләре өчен грант булдырды. Шуңа аңа шәхсән рәхмәтлемен, – ди Эрнест Рафаил улы.
Эрнест Арсланов Борай авылында туып-үсеп, икенче гимназиядә белем ала. Мәктәп елларында ук җыр сәнгатенә гашыйк булып, сәхнәләрдә чыгыш ясап, конкурсларда катнашып, буй җиткерә. Һәм үзенең киләчәк һөнәре итеп мәдәниятне сайлый. Шулай итеп, Стәрлетамак республика мәдәният техникумын иҗат коллективы белгечлеге буенча тәмамлый. Аннары инде аны алда күпкырлы сәнгать иле үз кочагына ала. Ул район мәдәният йортына кайтып, агитбригада җитәкчесе булып эшкә урнаша. Яшь, энергиясе, таланты ташып торган белгечне 2022 елдан татар халык хоры җитәкчесе итеп тәгаенлиләр. Татар халык хорының җитәкчесе буларак, алган белемнәрен дөрес куллана, оештыруда һәм иҗатта яхшы сәләтләр күрсәтә.
Ул грамоталы, кызыклы итеп төзелгән дәресләр үткәрүгә зур игътибар бирә. Төрле хор әсәрләре уңай эмоциональ кәеф белән өйрәнелә, бу кешеләрне коллективка җәлеп итә. Хорда катнашучыларның барысы да көндәлек тормышта бик мәшгуль кешеләр. Үзенең профессиональлеге һәм җырны яратуы аркасында Эрнест Рафаил улы коллективны ныграк туплый, аның хөрмәтен яулый һәм билгеле бер иҗади нәтиҗәләргә ирешә. Эрнест җитәкчелегендә татар халык хоры районда һәм республикада популяр булуын дәвам итә.
Эрнест яхшы җитәкче буларак кына чикләнми, үзе дә төрле конкурсларда, бәйгеләрдә чыгыш ясап призлы урыннар яулап тора. Казанда “Татар моңы” халыкара, “Озын көй”, “Туган тел” республика конкурсларында, һәм Тәтешле районында Хәния Фәрхи исемендәге конкурста һ.б. җиңү яулый.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, мәдәни-ял итү эшчәнлеген уңышлы оештыруы өчен Эрнест төрле дәрәҗәдәге Мактау грамотларына ия булган.
- Башкортстан беренчеләрдән булып авылларда эшләүче мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтә башлады. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән “Земство мәдәният хезмәткәре” программасы эшләве дә яшь белгечләргә зур ярдәм. Грантның шартларына килгәндә, мәдәният хезмәткәрләре бу урында биш ел эшләргә тиеш. Безнең коллективта бу критерийларга Эрнест Арсланов туры килде. Шул җәһәттән ул грант отты. Киләчәктә тагын берничә хезмәткәребез бар. Бәлки алар да грант шартларын үтә алырлар дигән өметтә калабыз, – ди “Рәүфә Галиева” исемендәге мәдәният йорты директоры Илшат Әхмәтов.