Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 август , 14:50

“Йәйгор” нурын чәчә

Бүген, 15 август көнне, Борайда Уфа шәһәренә нигез салынуга 450 ел тулуга багышланган “Йәйгор” республика балалар-яшүсмерләр иҗат конкурсы узды.

“Йәйгор” нурын чәчә
“Йәйгор” нурын чәчә

Чараны район хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Нуртдинов ачып, конкурсантларга уңышлар теләде. Конкурсны БРның Мәдәният министрлыгы, Борай районы хакимияте, Республика халык иҗаты фонды, Мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәсе, мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәме белән оештырылды.

Бу көнне район мәдәният йорты, Балалар иҗат йорты, мәктәпләр һәм башка хезмәт коллективлары республиканың тирә-як районынарыннан һәм шәһәрләреннән килгән кунакларны тантаналы кабул итте, аларга чыгыш ясарга һәм күңелле ял итәргә шартлар тудырды. Мәдәният йорты иртәдән кичкә кадәр балаларның шат авазларыннан шау-гөр килеп торды, сәхнә түрендә җыр-бию, нәфис сүз һәм башка жанрларда югары иҗади сәләткә ия булганнар көч сынашты.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: