Ел саен халкыбызның мәдәниятен, милли культураларны өйрәнү, республикада яшәүче халыкларның дини, мәдәни-тарихи мирасларын белү уңаеннан бик күп массакүләм чаралар, конкурслар узып тора. Белүебезчә, республикада төрле милләт халкы яши. Һәм аларның һәрберсенең үз традициясе, үз теле һәм бар. Төрле милләт халкын берләштерү, үзара аралашу максатыннан чыгып оештырылган чараларны үткәрү өчен Республика Башлыгы Радий Хәбировның ярдәме зур.
– Мәдәният – халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге. Ул матурлыкка хезмәт итә, җанны, күңелне савыктыра. Шуңа күрә дә киләчәк буынны да мәдәниятле итеп тәрбияләү, аларга гореф-гадәтләрне өйрәтү бурычы белән эш итәбез. Бу өлкәдә балалар бернигә дә мохтаҗ булырга тиеш түгел,– диде төбәк җитәкчесе.
Соңгы биш ел эчендә төбәк Башлыгы ярдәме белән мәдәният өлкәсендә районда да төрле массакүләм проектлар гамәлгә ашырыла.
Шуларның берсе балалар һәм үсмерләр иҗатының «Йәйгор» республика бәйгесе. “Йәйгор”ның төп максаты – талантлы балалар һәм яшьләр белән эшләү методикаларын эзләүгә һәм кертүгә, балалар һәм яшүсмерләр коллективларына һәм аерым башкаручыларга үзләренең иҗади потенциалын тормышка ашыру мөмкинлекләрен бирүгә юнәлдерелгән.
Елдан-ел чагурак балкып, анда катнашучы үсмерләр һәм балалар саны да арта бара.
“Агымдагы елның август аенда «Йәйгор» республика конкурсы безнең районда янә узачак. Шундый чараларны уздырырга махсус грантлар булды бик уңайлы, чөнки мондый чараларда яңа талантлар ачыла. Гомумән, мәдәният өлкәсендә соңгы елларда республикадан бик күп ярдәмнәр алдык, төрле конкурслар оештырырга да акча бүленде. Бездә җыр-биюгә әвәс халык яши. Шуңа күрә дә республика конкурслары мәдәният йортыбызда еш уза. Менә тагын бер зур массакүләм чара «Йәйгор» республика конкурсына әзерләнәбез, – диде “Рәүфә Галиева” исемендәге мәдәният йорты директоры Илшат Әхмәтов.
– Мин бәләкәйдән үк җыр-моңга гашыйк булып үстем. Шушы конкурста катнашып, югары дәрәҗәдә җиңү яулауым мине бүгенге көндә Казан музыка училищесына алып килде. Төбәк Башлыгы ярдәме белән оештырылган конкурслар җыр сәнгатен сайларга миңа зур этәргеч бирде дип әйтә алам, – ди «Йәйгор» республика конкурсының 2019 елгы Гран-при иясе Зиннур Исламов.