Лина Авзал кызы Гәрәева Таңатар авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, педагогия училищесына укырга керә ул. Нефтекама шәһәрендә бер ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Балачактан җыр-моңга гашыйк кыз Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Ике елдан соң сәнгать институтының әзерлек бүлегенә күчә. Институтны Рәйсә Гали кызы Галимуллина классында тәмамлый.
– Мин үземнең кайчан җырлый башлавымны хәтерләмим, чөнки үз-үземне белә башлаганда авыз эченнән генә көйләп йөри идем инде. Без үскәндә авылларда хәзерге сыман мәдәният йортлары, микрофон, тавыш көчәйткеч сыман нәрсәләр юк иде бит. Әмма бәхетебезгә гармун бар иде. Өздереп гармунда уйный белүче кешегә хәзерге заманда да кызыгып караучы күп, ә ул вакытларда гармунчы – авылның зур мөлкәте сымак иде ул. Шул гармунчы абыйларга кушылып җырлаганнарым истә калган, – дип искә төшерә торган була Лина Гәрәева.
Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлап, ул курсташлары белән Әстерханга яшь җырчылар ярминкәсенә юллана. Музыкальлек һәм сөйкемлелек аның карьерасында хәлиткеч роль уйный. Яшь җырчыны Пятигорск, Ырымбур, Коми Республикасы, Алтай өлкәсе опера театрлары эшкә чакыра. Ул Барнаул опера театрын сайлый, чөнки оперетта – аның җаны тарткан эше.
– Бер ел эшләдем, әмма хәзер һәрвакыт оперетта геройларын җырлаячакмын дигән фикергә ияләшә алмадым. Өйгә, туган илгә тартты. Милли музыкага, туган җиргә, Башкортстанның матур табигатенә тартылу кандадыр инде ул. Түзә алмыйча, мине җибәрәселәре килмәсә дә, өйгә кайтып киттем, – дип сөйләгән Лина Авзал кызы.
Төп теләге – башкорт һәм татар телләрендә үз халкыбыз көйләрен башкару – туган ягына кайтырга этәргеч булла аңа.
Җырчы 1982-2007 елларда башкорт дәүләт филармониясендә эшли – нәкъ 25 ел. Аларның алтысы – эстрадада, әмма төп эшчәнлеге музыкаль-әдәби лекторийда узган.
Радиода Лина Авзал кызының йөздән артык җыр язмасы бар. Таһир Кәримовның «Истәлек», Роза Саһавутдинованың «Ташлы күл», «Үзең бүләк» җырлары һәм башка бихисап әсәрләр аның башкаруында халык җырлары буларак яңгырый. Берничә соло концертын телевидениедә һәм, әлбәттә, туган филармониядә үткәрә.
Танылган җырчы Фәнәви Сәлихов белән бергә Лина Гәрәева Рөстәм Яхин иҗатына багышланган программада җырлый. Республика Композиторлар берлегендә рәссам Александр Дворник белән иҗади очрашуда чыгыш ясаганнан соң, башкорт операсы солисты, БРның атказанган артисты Иван Ивашков: «Лина бик катлаулы, төрле программада җырлый. Монда классика, романслар һәм башкорт, татар композиторларының җырлары да бар, алар аңа аеруча ошый… Аның тавышы җылы, тирән эчтәлекле», – ди.
Лина Гәрәева Уфада аз гына буш вакыты булса, яки концертлардан бушаган арада еш кына институттагы укытучысы Рәйсә Галиуллина янына бара торган була.
– Лина институт белән тыгыз элемтәдә торып дөрес эшләде, чөнки нинди генә һөнәр иясе дә өзлексез укып-өйрәнеп торганда гына остара. Иҗат кешесе – бигрәк тә. Елның күп өлешен авылларда үткәрүче артистлар педагогларга йөрмәсәләр, формаларын югалтырга мөмкиннәр. Мин Линага җыр сайларга ярдәмләшәм, башкару осталыгын күзәтәм. Бик матур тавышка ия ул. Тырыш, – дип сөйләгән мәрхүмә Рәйсә Гали кызы.
Лина Авзал кызы даими рәвештә республика композиторларының авторлык һәм иҗат кичәләрендә катнаша, республика районнарына чыга. Лина Гәрәева төрле буын композиторларының җырларын һәм романсларын җырлый. Аның зур репертуарына классик музыка арияләр, төрле буын башкорт композиторларының вокаль әсәрләре кертелгән: М. Вәлиев, Г. Әлмөхәммәтов, З. Исмәгыйлев, К. Рәхимов, Т. Кәримов, Х. Әхмәтов, Р. Сәлманов, Р. Саһаутдинова, Р. Мортазин, А. Кобагошев, А. Кәримов, Н. Даутов, Ф. Зиганова, С. Низаметдинов һәм башка күпләр.
– Безнең татар һәм башкорт халкына, аеруча хатын-кызларга тыйнаклылык, оялчанлык хас. Мин үзем тыйнак моң ягында. Тагын шуны аңламыйм: бездә җырчыларга бәя биргәндә “матур, моңлы тавыш” дигән сүзтезмә онытыла башлады, аның каравы “көчле тавыш” алга чыкты, – дип сөйләгән була Лина Гәрәева. – Минем амплуа – лирик. Бәлки, шәп актриса түгелмендер, чөнки сәхнәдә уйнамыйм. Барлык җырларым үзем һәм тормышым турында. Бәхетем – җырларымда, гәрчә алар моңсу булсалар да. Безнең лирик темперамент белән җиңел түгел. Чынбарлык активларны, елгырларны, әрсезләрне таләп итә, ә мин андыйлардан түгел. Кешеләрдә дә мин барыннан элек тыйнаклыкны югары бәялим. Кайсы гына заманда да матур лирик җырлар да үз тыңлаучыларын таба бит.
Сәхнәдә бик бай тәҗрибә туплагач, Лина Авзал кызы филармониянең музыкаль лекториена эшкә күчә һәм андагы хезмәттәшләре белән классик музыка мирасын пропагандалау буенча күп эшли.
Соңгы елларда Лина Авзал кызы «Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
Кызганычка каршы, 70 яшьлек юбилеена барып җитә алмады Лина Гәрәева. Әмма кеше китә, җыры кала, диләр бит. Аның башкаруындагы җырлар әле дә радио, телевизор эфирларында яңгырый, якты истәлекләр, аның кабатланмас моңлы тавышы замандашлары күңелендә яши.