Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 июнь , 10:00

Күзләрендә очкын, иңнәрендә канат

Уфа шәһәрендә узган “Well Danse” Халыкара хореография сәнгате фестиваленең Гран-прие борайлыларда.

Күзләрендә очкын, иңнәрендә канат
Күзләрендә очкын, иңнәрендә канат

Бу чарада балалар сәнгать мәктәбенең “Нур” хореография бүлеге биючеләре тирә-як шәһәр һәм районнан җыелган 70тән артык ансамбль арасында “Вадря” мордва биюе белән чыгыш ясап, җиңү яуладылар. Бүлек җитәкчесе Зәлия Сәрвәрова, ике генә ел эшләвенә карамастан, бик күп конкурсларда җиңү яуларга өлгерде. Һәр елны берничә төрле милли биюләрне сәхнәгә чыгара ул. Заман биюләре дә аның репертуарында үз урынын ала. Зәлия Флит кызы “Нур” ансамбленә сулыш өрүче.
– Балаларга эстрада һәм халык биюләрен өйрәтәбез. Шәхсән үземә халык биюләре бик якын. Татар халык биюләрен мәктәптә укыганда, студент чакта да бик яратып башкара идем. Хәзер яшьләр күбрәк заманча биюләр белән кызыксына. Әмма минем балалар арасында халык биюләрен популярлаштырасы килә, чөнки халык биюе – ул бар төр биюләрнең нигезе. Аны өйрәнсәң, башка биюләрне дә үзләштерүе җиңелрәк. Һәм, иң мөһиме, үз милли киеменнән халык биюен башкарган балада милләте белән горурлану, туган теле, туган ягына булган мәхәббәте ныклы формалаша. Бию бит ул үзенә башка бер сәнгать дөньясы. Үз-үзеңне күрсәтү hәм хис-тойгыларны тапшыру сәнгате. Биюче хәрәкәтне генә күрсәтми, ул тамашачыга бер сүз дә ишеттермичә тарихны аңлатып сөйли. Шуңа күрә бию сәнгатен үстерүдә алга табан эшләячәкмен, – ди ул.
Әйе, ике ел эчендә “Нур” хорегография бүлегендә шөгыльләнүче балалар районда узган конкурсларда, концертларда чагу биюләре белән еш чыгыш ясый иде. Менә быел исә алар берничә тапкыр республика күләмендә зур сәхнәләрдә төрле фестивальләрдә катнаштылар. Бу исә, әлбәттә, педагогның зур тырышлыгының җимеше.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: