Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 Май , 15:20

Һәр уенчыкның үз тарихы бар

Музейларга гына хас булган искә игътибар иткәнегез бармы? Моны кемдер искелек исе дияр, ә мин аны хәтер, тарих исе дип атар идем. Эшкуарлар Гүзәл һәм Артур Кәлимуллиннар магазинының бер почмагы үткәннәргә алып кайта. Биредә үзенчәлекле фикер йөртүче кешеләр эшләве кибеткә кергәнче үк аңлашыла.

 Музей өчен экспонатларны бөтен ил буенча, Калининградтан Владивостокка кадәр җыялар Кәлимуллинар, хәтта Германиядән дә кайтаралар. Шулай итеп, совет чорының курчаклары, уенчыклары һәм башка әйберләре булган музей барлыкка килә. Барлыгы меңнән артык әйбер җыелган, алар арасында уникаль антиквар әйберләр дә бар.


– Балачакны сагыну, ул вакыттагы уенчыкларны кире кайтару теләге безнең коллекциягә нигез салды, – ди Гүзәл Кәлимуллина. – Барбидан соң Кытай фарфор курчаклары барлыкка килгәнен хәтерлим. Ул вакытта безгә алар камиллек кебек тоелды. Чагыштырмача арзан, алар безнең коллекциядә беренче экспонатлар булды. Интернет үсеше белән безне үткән еллардагы курчаклар җәлеп итә икәнен аңладык, алар бик тиз юкка чыгалар һәм хәзер күбесенчә коллекционерлар кулында гыналар. Тора-бара өебездә совет чорындагы курчаклар күренә башлады.
Эшкуарның йөздән артык курчаклары булгач, ул уйлана башлый: ә бу байлыкны тартмаларда саклау дөресме икән? Бәлки балачак уенчыкларын карарга кызыксынучы кешеләр бардыр?


– Башта тормыш иптәшем Артур белән үз кибетебездә бер почмак бүлдек. Музей ачарга һәм җыелган курчакларны күрсәтергә карар иттек. Соңыннан әти-әни йортында совет чоры көнкүреше әйберләре табылды.

Алар яхшы гына сакланып калган булуга, безгә аларны тәртипкә китерергә аз гына калган иде, – диде Гүзәл.
Хәзерге вакытта экспонатлар арасында якынча 150 курчакны күрергә мөмкин, Кыш бабайлар һәм Карсылуларның зур коллекциясе бар, плюш аюлар, тимер машиналар һәм пластик уенчыклар үз урыннарын алганнар. Монда ук СССРда бер генә йорт та аларсыз эшләмәгән әйберләр: керосин лампалары, проигрывательләр, савыт-саба, келәмнәр, гирляндалар тәкъдим ителгән. Бу әйберләрнең күбесе интернет аша һәм барахолкаларда сатып алынган.


Совет балачагы музеенда Украина, Молдавия, Эстония, Белорус курчакларын җыялар Кәлимуллиннар. Экскурсиягә бирегә балалар бакчасыннан балалар, мәктәп укучылары, район авыллары халкы килә. Гүзәл һәм аның әнисе әйтүенчә, кешеләр уңай тәэсирләр ала.


– Алар безнең кайда бик күп уенчыклар тапканны һәм боларның барысы кайда сакланганы белән кызыксыналар. Без һәр экспонатның үзебезгә ничек эләккәнен сөйләргә яратабыз. Бу мавыгу төп эшчәнлек белән чагыштырылмый, ә безнең тормышыбызны тулыландыра. Музейда эшләү безнең өч улыбызның тәрбиясенә яхшы тәэсир итә, алар реставрацияне кызыксынып өйрәнәләр, һәр экспонатка сакчыл карыйлар,– дип сөйли Гүзәлнең әнисе Рәйсә Шәйхетдинова.


Советлар Союзы чоры Яңа еллары атмоферасы күп халыкның күңелендә уелып калгандыр: чыршы уенчыклары, пластмассадан Кыш бабай, Карсылу сыннары... Шулай ук традиция буенча языла торган яңа ел открыткалары. Еллар узып, заманалар үзгәреп тора. Открыткалар язышу да күптән онытылып бара. Күпләрнең йортларында элеккеге открыткалар, чыршы уенчыклары сакланып, буыннан буынга күчеп киләдер. Кайчандыр кемнәрнеңдер иң кадерле әйберләре булган открыткалар һәм уенчыклар да саклана биредә.


Кәлимуллиннар курчакларны тергезү серләре турында күп укыйлар, аларның чәчләрен тәртипкә китерәләр, яңа кашлар, иреннәр ясыйлар, шулай ук аутентик һәм яңа киемнәр тегәләр.


Әлбәттә, һәр уенчыкның үз тарихы бар. Әйтик, экспонатларның берсе – 1960нчы еллардагы аюны оста куллы ханымнарга алып килгәннәр һәм бүген бу уенчык коллекциянең яме дисәк тә һич ялгышу булмас.


Эшкуарларның 130 яшьлек курчаклары да бар. Аны Кестнер фабрикасында ясаганнар. Башы фарфордан, гәүдәсе бәрән тиресеннән, чәчләре табигый мохер һәм кәҗә мамыгыннан эшләнгән. Курчак бик зәгыйфь һәм сак эш итүне таләп итә.


19нчы гасыр ахырында-20нче гасыр башында Германиядә җитештерелгән фарфор һәм композиттан ясалган курчаклар да бар биредә. Хәзер аларга 100 елдан артык. Бу курчаклар «Кеммер и Рейнхард» фабрикасында ясалган икән. Шулай ук Америкадан китерелгән 50нче еллар уенчыклары да бар, аларга инде 80 яшьләр тирәсе.

Бигрәк тә Соси Уокер исемле курчакны аерып әйтергә була: ул авыр пластиктан ясалган һәм, җитештерүчеләр ышандыруы буенча, басып тора, утыра, йөри, башын әйләндерә, елый, йоклый алган.


Советлар Союзында йөздән артык уенчык фабрикасы һәм заводы булган. Уенчыкларны хәтта хәрби заводларда да ясаганнар, мәсәлән, Тамбов дары заводында целлулоид Неваляшка ясаганнар. Заводларның берсе Ленинградта, Ленигрушка фабрикасы. Бу заводта бик күп искиткеч осталар эшләгән: Марианна Мотовилова, Лев Сморгон һәм Лев Разумовский.


Без уйнап үскән Даша, Маша, Вера, Оля, Катя курчаклары Марианна Мотовилова эскизы буенча эшләнгән икән. Аның курчаклары үзенчәлекле, елмаючан, ачык йөзле. Аның 70нче елларда чыккан курчакларының чәчләре ябыштырылган булган – паричковые дип атала, ә хәзерге курчакларның чәчләре башларына тегелеп куела. Яки бөтенләй чәчсез булган курчаклар, башларын рельефлы итеп кенә ясаганнар.


Лев Сморгон – СССР территориясендә зур күләм тиражлар белән чыгарылган йөзгә якын уенчыклар авторы. Рәссам Лев Сморгонның иң танылган уенчыкларының берсе – малай Володька. Бу курчак хәзер бик сирәк очрый һәм елдан-ел бу курчакның бәясе арта икән. Рәссам Володька өчен гадәти булмаган стилистик техника кулланган – бармаклары аерым формалашмаган. Володьканың прообразы шул ук исемле чын малай – рәссамның бертуганы булган. Мондый курчак барлык коллекциянең бизәлеше.


Ә Карлсон белән Айболитны кем эшләгән соң, беләсезме? Совет һәм Русия скульпторы, рәссам, график, модельер, балалар уенчыгы рәссамы Лев Разумовский. Шулай ук ул 120 уенчык моделе авторы, шуларның 80е күп тираж белән чыгарылган. «Ледовое побоище» тарихи солдатлар җыелмасы авторы да.


Лев Разумовский эшләре Русия музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә, Русия, Финляндия, Швеция, Бөекбритания, Германия, Голландия, Венгрия, Дания, Израиль, АКШ, Канадада урнашкан. Аның курчаклары Борай музеенда булу да – зур куаныч.


Безнең районда шундый Советлар Союзы уенчыклары, җиһазлары җыелган почмак булуы безгә, бигрәк тә балаларга, совет балачагы дөньясы белән танышу, әти-әниләре, әби-бабалары уйнаган уенчыкларны күрү мөмкинлеге бирә.


Иске уенчыклар, шул чор рухын, балачак һәм яшьлек турындагы хатирәләрне, хәзер инде бәлки бу тормышта булмаган кешеләрнең күңел җылысын саклыйдыр.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: