Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 Май , 15:45

“Май чәчкәләре” дип аталган Мөслим Маратны искә алу кичәсе үтте

Белүебезчә, якташыбыз Мөслим Маратның тууына 10 майда 115 ел булды. Шул уңайдан, 14 май көнне, Борай үзәк китапханәсендә китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар катнашлыгында  “Май чәчкәләре” дип аталган   шагыйрьне искә алу кичәсе булды.

Кичәне СССРның мәдәният отличнигы Радис Солтанов алып барды.  Чара Мөслим Марат сүзләренә язылган “Чайкалалар көймәләр” дип аталган җырдан башланып китте.

Биографик белешмә буенча презентация белән  район китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе Рина Баһауовачыгыш ясады. Аннары Мөслим Маратның утызынчы елларда иҗат ителгән шигырьләрен “Заман” халык театры артислары Ленар Баһауов белән Ирина Исмагыйлева укып үттеләр.

Мөслим Марат иҗатында үскән, аның шигыйрьләрен яттан белгән Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия һәм Башкортстанның Язучылар һәм Журналистлар  берлекләре әгъзасы Рафига Усманова шагыйрьгә багышлаган “И тарихның таплары” дип аталган үз поэмасын укып үтте. Аның сүзләренә язылган “Агыла да болыт, агыла” җырын Мулла авылыннан килгән кунак – Илүс Хәмәтханов башкарды.

Мөслим Маратның шәҗәрәсен райондашыбыз, тарихчы Әлфис Мөгаллимов төзегән һәм әлеге чарада аның белән таныштырып үтте.

Залда шагыйрьнең туганнары булу да куанычлы. Римма Фәйзуллина Мөслим Маратның сөргеннән Борайга кайтуы турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белән бүлеште, гаилә архивыннан фотолар күрсәтте. Ә Наилә Дәүләтгәрәева туганы Мөслим Маратның соңгы еллардагы иҗади тормышы хакында бәян итте, үзе иҗат иткән шигырен укып үтте. Аның да гаилә архивыннан фотолары белән таныштык.

Мәсүфә Әюпова чыгышында районыбыз турында бершәлкем шигырьләр тыңлап үттек. Аның сүзләренә язылган  “Мин яратам сине, Бораем”  җырын Зиннур Исламов башкаруы беркемне дә битараф калдырмады.

Флүн Биктиев белән Ленария Ситдыйкова башкаруындагы шигырьләр Мөслим Маратның сөргеннән кайткан елларында язылган була. Элеонора Вәлиуллина да автор иҗаты белән чыгыш ясады.

Район хатын-кызлар советы рәисе Миләүшә Янгирова килгән кунакларга рәхмәт әйтте. Аның гаилә архивыннан да Мөслим Маратның фотолары  белән танышып үттек.

Әдәбият, шигърият белән кызыксынучы, иҗат итүче районыбызның яшьләре Айрат Галиев белән Гөлнур Хаҗиева чыгышларында шагыйрьгә арналган шигырьләр укып үттеләр. Айрат Әлфир улы көн дә Мөслим Марат урамыннан эшкә йөргәне турында әйтте.  

Урындагы “Тамчылар” әдәби түгәрәге җитәкчесе, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Фәнзия Мәкъсүтова чыгыш ясады. Аны Флүс Шәрифҗанов алыштырып, моңлы итеп җырлады. Үзе язган шигырьләре белән район китапханәсенең балалар бүлегенең әйдәүче китапханәчесе Айсылу Фазлыева таныштырып үтте.

Бу истәлекләр белән уртаклашып,  Мөслим Маратның әсәрләрен искә төшереп, бик матур очрашу булды.  

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: