Барлык яңалыклар
Мәдәният
10 Май , 19:34

Матурлыкка омтылучы рәссам

Чалкак авылы китапханәчесе Эльмира Латыйпова хәзерләгән Марс Исмәгъзам улы белән  очрашу мартта үтте.

Кеше үз акылы белән туа, буыннар белән дә, ата-аналар белән дә, табигать белән дә бәйле. Шуңа күрә берсенә ул күп итеп бирелә, икенчесенә уртача, өченчесенә бик аз. Ә менә рәссам булу өчен бу гына җитми. Күп кирәк. Бихисап. Талант, сабырлык, белем, бай рухи дөнья, күзәтүчәнлек, матурлыкны кадерләү осталыгы. Бу сыйфатлар барысы да Чалкак авылында туып-үскән җирле рәссам Марс Гайфуллинда бардыр...

Чалкак авылы китапханәчесе Эльмира Латыйпова хәзерләгән Марс Исмәгъзам улы белән  очрашу мартта үтте. Авыл мәдәният йортында рәссамның эшләреннән торган “Матурлыкка омтылу!” дип аталган күргәзмә оештырылды. Очрашуга Марс Гайфуллинның эшләренә гашыйк булганнар, сәнгать яратучылар килгәннәр иде. 


Беренче тапкыр Марс абый 2010 елда Борай районы “ТаныпСу” галереясында рәссамнар күргәзмәсендә җиңеп, грамоталарга лаек булгач, халык аның исемен белә. 


Марс Исмәгъзам улы гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә.  Балачактан ук рәсем ясарга ярата, ләкин бу мавыгу аңа һөнәр сайларга йогынты ясамый. Гомер буена ул тракторчы, электрик, кортчы булып эшли. Ә рәсем төшерү аның яраткан шөгыле булып кала. 


– Башта каләм белән ясалган рәсемнәрем булды, аларны бары тик үзем өчен генә эшләгән идем. Аннары майлы буяуларны сынап карарга булдым, буяу белән эшләү бик ошады. Шуннан башлап балачактан ук хәтеремдә калган туган якның яраткан почмакларын, туганнарымны холстка күчерә башладым, – дип бүлешә рәссам. 


Марс Исмәгъзам улы иҗатында туган як табигате болыннары, инешләре, кышкы урманнар, күлләр зур урын алып тора. Ул хайваннарны да бик ярата, рәсемнәрендә даими образлары хайваннар булып тора. Портретлар да ясый Марс Исмәгъзам улы. Беренче эше мәктәптә укыганда сугыш темасына арналган рәсем була. 


Талантлы кеше һәрнәрсәдә дә талантлы диләр. Марс Гайфуллин мисалы моның туры дәлиле. Ул гармунда бик яхшы уйный, җырларга ярата. 


Әлеге чарада Марс абый гармунда уйнап килгән тамашачыларны куандырды. Очрашу Ралия Яхина, Фаит Нәбиев, Кәрим Яхин, гаилә дуэты Илүсә һәм Радик Гарифҗановлар, Альбина  Габдулхакова, Марат Исламов, “Дуслык” ансамбле, Зилина Гыйләҗева, Светлана Галиеваларның  музыкаль номерлары белән үрелеп барды.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: