Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 апрель , 14:15

“Нур” янә балкыды

Уфада узган “Арт вызов” халыкара сәнгать һәм иҗат конкурсында балалар сәнгать мәктәбенең “Нур” хореография бүлегендә тәрбияләнүчеләре йөздән артык биючеләр арасында чагу чыгыш ясап, җиңү яуладылар.

“Нур” янә балкыды
“Нур” янә балкыды

11 яшьтән 13 яшькәчә бию категориясендә “Ирланд яшене” биюе “Эстрада” номинациясендә беренче урынны яулый. 9 яшьтән 10 яшькә кадәрге биючеләр арасында “Полянка” урыс биюе “Халык биюе” номинациясендә 2 урынны алды. Биючеләрне зур сәхнәгә алып чыгучы “Нур” хореография бүлегенең хореография җитәкчесе Зәлия Сарварова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Яшь йолдызчыклар үзләренең якты һәм эмоциональ чыгышы белән югары әзерлек дәрәҗәсен исбатладылар. Катнашучыларга әлеге бүләкләрнең соңгы булмавын һәм алда тагын да югарыракларны яулауларын телибез.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: