Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 апрель , 10:30

Мөслим Марат тууына 115 ел уңаеннан

23 апрель көнне якташыбыз Мөслим Марат тууына 115 ел уңаеннан Борай районыннан бертөркем делегация Уфа шәһәрендәге мөселман зиратына бардылар, шагыйрь каберен чистартып, чәчкәләр салдылар.

Чарага СССРның мәдәният отличнигы Радис Солтанов оештыруда  Борай районы башкортлар корылтае башкарма комитеты рәисе, мәдәният бүлеге начальнигы Илгиз Харисов, район үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре Ирина Исмәгыйлева һәм Рина Баһауова, Мөслим Маратның туганнары Наилә Дәүләтгәрәева, Римма Фәйзуллина һәм Кадим хәзрәт Дәүләтгәрәев бардылар. Уфадан БРның Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Башкорт Дәүләт университетының Башкортстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы доценты Нурислам Килмантаев, Башкортстан халык язучысы  Марсель Сәлимов, “Юлдаш” радиосы алып баручысы, якташыбыз Рания Билалова да килеп, шагыйрь истәлегенә хөрмәт күрсәттеләр. Шулай ук Уфа шәһәреннән туганнары Альбина белән Артур Мөслим Марат турында истәлекләре белән бүлештеләр. Наилә Дәүләтгәрәева үзе иҗат иткән шигырен укып үтте.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: