Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 апрель , 11:00

Кашыкчылар ансамбле сәхнә тотты

Район сәнгать мәктәбенең кашыкчылар ансамбле район мәдәният йортында концерт куя дигәч, күпләр башта аптырап та калганнардыр.

Кашыкчылар ансамбле сәхнә тотты
Кашыкчылар ансамбле сәхнә тотты

Кашыкта гына уйнап, концерт куеп буламыни, имеш. Була икән шул. Концертка килгән тамашачылар вакытның ничек тиз узганын сизми дә калдылар. Кечкенәләр һәм зурлар төркемендәге ансамбль уенчылары тарафыннан татар, урыс, башкорт көйләре дә яңгырады, заманча көйләрне дә башкардылар алар. Һәм барысы да кашыклар белән. Ансамбльнең кашыклар ярдәмендә генә көй чыгаруларын зал тын калып тыңлады.
Концертта балалар иҗат йортының һәм сәнгать мәктәбенең биючеләре дә дәртле биюләре белән шаккаттырдылар.
– Кашыкчылар булдырдылар. Мондый чыгышлар әзерләү бер еллык кына хезмәт таләп итми, – дип рәхмәт сүзеннән чыгыш ясады ата-аналар.
Әйе, белүебезчә, “Борай асылташлары” кашыкчылар ансамбле уңышлы гына эшләп килә. Аны озак еллар педагог Гөлнара Нуриәхмәтова җитәкли. Район сәхнәсендә матур чыгышлары белән тамашчыларны әсир иткән кашыкчылар бик күп республика, ил күләмендә узган конкурсларда катнашып, танылу алдылар.
Агач кашыкларны музыка уен коралы итеп куллану уе педагогка моннан 20 ел элек килә һәм ул аны тормышка ашыра да инде. Бу ансамбльнең килеп чыгышы турында Гөлнара Рим кызы болай ди: “2003 елда аккордеон классында эшләгән вакытта мәктәптә кашыкчылар ансамбле булдыру идеясе килде. Шуннан мин үз сыйныфымнан балалар төркеме җыеп, агач кашыклар алып кайтып, акрынга бу эшне башлап җибәрдем. Коллективны формалаштыруның беренче этабында ансамбльнең исеме юк иде. Беренче чыгышлары музыка мәктәбенең отчет концертларында булды. 2012 елда коллективка “Борай асылташлары” кашыкчылар ансамбле исеме бирелде һәм ансамбль үз эшчәнлеген ныклы башлады. Районда узган төрле мәдәни чараларда даими катнашып, 2015 елда үрнәкле исеменә ия булдык. Безнең ансамбль эшләгән елларында төрле төбәк һәм халыкара конкурсларында катнашты һәм һәрвакыт призлы урыннар яулады. Ансамбль акрынлап үсте, танылу алды, шомарды. Аннары инде республика күләмендәге мәдәни чараларында да катнашу бәхете елмайды. 2015 елда “Батыр” компаниясе төркеменең һәм республиканың торак фондының Уфа шәһәрендәге корпоратив җыелышына чакырылдылар. 2016 елда “Зов Урала” конкурсында өченче дәрәҗә, 2017 елда 11нче халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале конкурсында катнашып, беренче дәрәҗә лауреатлары булып кайттык. Болар безгә янә яңа омтылышлар, өскә таба үрләргә этәргеч булды. 2018 ел ансамбль өчен аеруча уңышлы ел дип әйтсәм һич ялгышмасмын, чөнки бу елда бик күп конкурсларда катнашып, җиңүләр яуладык. 2019 елда Уфада узган төбәк иҗтимагый оешмасының бишенче съездының бәйрәм концертында уңышлы чыгыш ясадык. 2020 елда рус халык тынлы һәм удар музыка коралларында башкаручыларның төбәкара фестиваль-конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исеменә ия булдык. Шушы елның октябрендә Күмертау шәһәренең 6нчы төбәкара казах мәдәнияте фестивалендә икенче дәрәҗә лауреат исемен яуладык. 2021 елның июлендә ансамбль Фольклориадада үз чыгышын тәкъдим итте. 2020 елның ноябрендә Симферополь шәһәренең “Кырым терем” балалар фольклор коллективларының ачык фестиваль-конкурсында катнаштык. 2021 елның октябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә “Отражение” халыкара конкурс-фестивалендә 1 дәрәҗә лауреат булдык. 2021 елның декабрендә ансамбльнең кече составы Халыкара вокаль-инструменталь фестиваль-конкурста, 2022 елның июнендә “Феерия”, “Триумф” халыкара конкурсларында беренче дәрәҗә лауреатлары булды. 2023 елның февралендә ансамбльнең кече составы Ростов шәһәрендә “Минем Ватаным” өченче халыкара ачык күпжанрлы иҗади конкурсында 3нче дәрәҗә дипломант, 2023 елның маенда Уфада “Мәктәп язы” Бөтенрусия конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исемен яулады. 2023 елның сентябрендә “Ярославль свиристели” фестиваль-конкурсында 1 дәрәҗә дипломант булды. Шушы ук елда Мәскәү шәһәренең “Башкаланың тавышлары һәм буяулары” халыкара фестиваль-конкурсында беренче дәрәҗә лауреат булды. Агымдагы елда ансамбльнең кече составы “Матрешка” халыкара фестиваль-конкурсында 1 дәрәҗә лауреат булды”.
Кашыкчылар ансамбле ел саен яңартыла, иҗади эшчәнлеген дәвам итә, авыл, район һәм республиканың мәдәни тормышында актив катнаша, район халкы арасында зур популярлык яулый. Балалар ансамбле эшчәнлеген балалар һәм педагог белән бергәләп төзи. Бу исә коллективның үсешенә һәм уңышына китерә торган төп шарт. Гөлнара Нуриәхмәтова Уфа сәнгать училищесын “Халык уен кораллары” белгечлеге буенча укуын тәмамлый. 1985 елда Борай балалар сәнгать мәктәбендә укытучы булып хезмәт юлын башлый. Бүген аның эш стажы 39 ел тәшкил итә. Ул грамоталы белгеч, намуслы хезмәткәр. Үз эшенең методикасын һәм үзенчәлеген яхшы белә. Гөлнара Рим кызы кул кушырып утыручы педагог түгел. Ул бер генә урында утыра алмый, һәрвакыт хәрәкәттә. Шулай булмаса бу кадәр күп уңышларга ансамбль ирешә дә алмас иде. Аның тырышлыгы, сәләтле педагог булуы ансамбльнең чыгышларында ачык чагыла.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: