Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 март , 11:16

Сәхнә арты кешесе

Районда массакүләм чаралар, бәйрәмнәр вакытында без пәрдә артында кемнәр барын белми дә калабыз. Тамашачыны чарага чакырып төрле төстәге буяулар белән язылган афишаларны, сәхнәдә һәр теманы ачырлык итеп әзерләнгән декорацияләрне кем әзерли соң? Күпме көч, сәләт һәм фантазия таләп иткән һөнәр иясе, дистә елдан артык шушы матурлыкны тудыручы рәссам-бизәүче, районда үткән барлык бәйрәмнәр, чараларның афишасын ясаучы Гөлчәчәк Ахунова турында язмам.

Сәхнә арты кешесе
Сәхнә арты кешесе

Ул тумышы белән Дүртөйле районы Исмаил авылыннан. Шулай булса да аның бер чаткысы Борай җире белән тоташкан, чөнки әнисе Гөлнара – Борай кызы икән. Гөлчәчәк тә үз бәхетен Борай җирлегендә тапкан.
Гөлчәчәк бәләкәйдән нечкә күңелле, матурлыкны күрә белүче, сәнгатькә гашыйк кыз була. Шуңа да ул үзенең киләчәк язмышын мәдәният белән бәйләү нияте белән сәнгать мәктәбенә укырга керә. Исмаил мәктәбен тәмамлаганда аның кулында рәссам-бизәүче дигән таныклыгы да була. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин дип, бер генә һөнәр белән чикләнмичә берьюлы ике: пешекче һәм юрист белгечлеге дә алып чыга.
2010 елда дәү әнисе янына кунакка килеп кенә дә эш урынлы һәм тормыш иптәшле булып кала. Район мәдәният йортына рәссам-бизәүче булып эшкә урнаша. Ярый эше эш инде, ә менә булачак тормыш иптәше Инсур белән кызганыч хәлдә танышуларын Гөлчәчәк бүген кызык итеп исенә ала.
– Мин дәү әниемә килеп, район мәдәният йортына эшкә урнашып йөргән вакытым. Иртә белән торып дәү әнием белән прописка рәсмиләштерергә киттек. Кайтып керсәк, өйдә коточкыч хәл. Ишек йозагы ватык, өйнең эче асты өскә килгән. Дәү әниемнең алтыннары куйган урынында юк. Без курку катыш тизрәк полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттек. Хокук саклау хезмәткәрләре озак көттермичә килеп керделәр. Алар бездән гариза яздырып, үз эшләрен башкардылар. Менә шушы егетләр арасында Инсур да бар иде. Без шушы хәлләрдән соң аның белән еш сөйләштек, аннары очраша башладык, ахырында гаилә кордык, – дип яшьлек хатирәләре белән уртаклашты Гөлчәчәк.
Рәссамның эш урынына узу белән үзеңне әкият илендә сыман хис итәсең. Төрле буяу исләре аңкып торган бүлмәдәге искелек, әллә кайчангы әйберләр күзгә ташланып тора. Гөлчәчәк шушы иске әйберләрне буяп, төзәтеп җан өрүче, сәхнәгә чыгаручы кеше икән. Спектакльләр өчен декорацияләр эшләү дә аның хезмәте. Китапханә янындагы стендтагы афишалар да аның кулы аша уза. Дөресен генә әйткәндә без, тамашачылар, сәхнәдәге матурлыкны гына күрәбез. Бирегә килеп рәхәтләнеп көлеп, ял итеп кайту өчен чыгыш кына җитми, һәр чараны төрле атрибутлар белән тулыландырырга да кирәк бит. Гөлчәчәк Радик кызы бу эшләрнең һәммәсен башкара. Сәхнәдәге ул эшләгән гади генә бер элемент та зур чараның темасын ачарга ярдәм итә. Шулай ук Сабантуйларына да Гөлчәчәк үзенең тылсымлы буяу пумалалары белән ямь өстәүче. Санап китсәң, аның эшенең иге-чиге юк. Вак эш, ә күпме мәгънәгә ия булуын ул үзе генә белә.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: