Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 март , 16:01

“Туган як авазлары”

Бүген, 21 март көнне, район китапханәсендә Бөтендөнья шигърият көненә багышланган “Туган як авазлары” дип аталган шигырь укучылар конкурсы үтте.

Лира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Бәйгенең максаты - нәфис сүз жанрына кызыксынуны арттыру, шигъри сүз аша туган телгә кызыксыну формалаштыру, район халкында гражданлык-патриотик тәрбиягә ярдәм итү, әдәбият һәм тарихка кызыксыну һәм хөрмәт үстерү, китап һәм уку статусын күтәрү, район китапханәләре укучыларының иҗади активлыгын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү.

Бүгенге чарада 16 яшьтән 77 яшькә кадәрге 16 кеше жюрины үз башкару осталыклары, югары сәхнә культуралыгы белән таң калдырдылар.

Конкурс шартлары буенча “Сәнгатьле сүз осталыгы”,  “Үзең иҗат иткән әсәр”, “Милли традицияләрне саклау”, “Рафига Усманованың кечкенә ватаны турында шигырьләрне аңлаешлы уку”, “Иң лирик башкару”, “Ел ачышы” номинацияләре билгеләнде. 

Катнашучылар рус, татар, башкорт, мари, удмурт телләрендә чыгыш ясадылар,  әдәби-музыкаль композицияләр, видеотәкъдим итүләр булды.

Конкурста компетентлы жюри әгъзаларның катгый контроле астында җиңүчеләр ачыкланды.

“Сәнгатьле сүз осталыгы” номинациясендә Борай авылыннан Дөрия Шәймәрданова белән Бадрак авылы китапханәчесе Нэля Нафикова җиңүчеләр булдылар.

Зинфира Насибуллина һәм Рина Әхтәриева үзләре иҗат иткән шигырьләрен тамашачыларга җиткереп, таң калдырдылар.

“Иң лирик башкару” номинацияcендә Альбина Нафикова һәм Айсылу Фазлыева алдынгылыкта булдылар.

“Ел ачышы”  номинациясендә иң яшь шигырь яратучы Дилара Зиннәтуллина булды. Үзе иҗат иткән “Хушлашу” шигыре белән Әнисә Нуриева һәм махсус хәрби операциядә катнашкан улы хөрмәтенә Гөлшат Зәйнәшеваның “Ана” дигән шигырен башкарган Рәүфә Әхмәтова бу номинациядә җиңүчеләр булдылар.

Рафига Усманованың шигырьләрен яратучылар, аның иҗатын сөючеләр арасында җиңүлекне Фәһидә Хазиханова белән Зилия Гыйлемшина алдылар. Аларга Рафига Карам кызы үзенең китабын бүләк итте.

Милли традицияләрне саклап, үзләренең милли киемнәрендә чыгыш ясаучылар аерым игътибарга лаек.  Галина Сайфуллина марича  Василий Эльмарның “Мый йоратам родной элэмым” (“Мин яратам туган ягымны”) дигән шигырен сөйләп үтте. Лидия Мухаметзянова белән  Асия Минлиеваның  удмурт телендә шигырьләрен башкаруы тамашачыларда соклану уятты.

Елдан ел катнашып килгән Таңатар авылы уңганы Әнүдә Мөнирова быел да үз чыгышы белән күпләрне кызыксындырды. Ә Фаягөл Таһирова башкаруында әнисенең шигырьләре күңелләргә үтеп керерлек булды.  

Бар катнашучылар да грамота һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Чара җырлар һәм биюләр белән уралып барды.  

Өстәп әйтергә кирәк, әлеге конкурс районда күптән үткәрелеп килә. Традициягә әйләнгән чара елдан ел күбрәк шигырь яратучылар, иҗатка гашыйк булучылар, тамашачылар җыя.

 

 

 

 

 

 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: