Мәдәният
13 март 2024, 05:00

Халык теләге тормышка ашты

Бердәм, тату булып яшәгән Кузбай авылы халкының куанычы тагын артты. Биредә капиталь ремонттан соң яңа сулыш алган клуб үз ишекләрен ачты. Бу клуб авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән Урындагы башлангычларны хуплау программасы кысаларында ремонтланды.

Халык теләге  тормышка аштыХалык теләге  тормышка ашты
Халык теләге тормышка ашты

Бүлеп бирелгән акчага тамаша залын ремонтлау буенча зур эш башкарылган, ишекләр, тәрәзәләр, түшәм һәм идәннәр алыштырылган. Клубның тантаналы ачылышына күрше-тирә авыллардан да халык күп килгән иде. Арада ак яулык бәйләгән әбиләр, чигүле түбәтәй кигән бабайлар, яңа гына тәпи киткән сабыйлар да бар иде. Барысы да шатлана, фойеда милли киемнәр кигән үзешчән сәнгать осталары, бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп, җырлар суза, күмәкләшеп бииләр.

Ачу тантанасында район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, район Советы секретаре Илшат Камалов, мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәсе башлыгы Илгиз Харисов, район мәдәният йорты директоры Илшат Әхмәтов, Кузбай авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Закиров катнаштылар.

– Райондагы һәр төзелеш һәм яңарыш өчен сабый баладай сөенәбез без, бүген дә нәкъ шулай. Республикабызда Урындагы башлангычларны хуплау программасы эшләп килү – авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлеге. Шуңа күрә, районыбызда бу программа белән төзекләндерелгән тагын бер объект – Кузбай авылы клубының ачылуы зур сөенеч, – диде Гемир Хаҗетдин улы. – Клубыгыз һәрвакыт ачык булсын, мәдәни чаралар еш узсын!

Район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән Илсөяр Фәтхетдинова, Фәйрүзә Исмәгыйлева, Әнүзә Гыйләҗетдинова, Рәмзилә Фәтхетдинова һәм Рәзинә Хәбирова бүләкләнделәр.
Кузбай авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Закиров та авылдашларын, килгән кунакларны ачу тантанасы белән тәбрикләде. Программада актив катнашып, алдан өндәп йөрүчеләргә авыл биләмәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды ул. Луиза Дәүләтбаева, Рүзә Шәймәрданова, Роза Габделхакова, Фәйрүзә Нигъмәтҗанова, Дилә һәм Марат Нуртдиновлар, Илгиз Исмәгыйлев, Фәүзия һәм Әфис Шәеховлар, Данис Шәймәрданов авыл клубын төзекләндерүдә зур өлеш кертәләр.

– Бүгенге тантана минем өчен зур шатлык. Авылларыбызда мәдәният учагы сүнмәве – район өчен киләчәккә адым, – диде район мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәсе башлыгы Илгиз Зөфәр улы. – Кечкенә авыл дип тормадыгыз, башлаган эшегезне тәмамлап чыктыгыз. Менә хәзер шундый матур, җылы, якты клублы булдыгыз, рәхмәт сезгә. Шундый заманча бинада алга таба да бәйрәм-очрашулар булып торсын!, – дип, Кузбай авылы клубына гармун алыр өчен 90 меңлек сертификат бүләк итте ул.

Ахырдан халык яңартылган клубта куелган тәүге концертны карады. Артистларның аяклары җиңел булсын, клуб алкышлардан һәм шат авазлардан яңгырап торсын иде!

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас