Барлык яңалыклар
Мәдәният
7 март , 13:00

Авылның мәдәни учагын яктыртучы

Миңле авылында Рима ханым Хәмидуллинаны олысы да, кечесе дә белә. Алай гына да түгел, күрше-тирә авылларда да хәтерлиләр һәм хөрмәт итәләр аны. Шулай булмый ни, 40 елга якын гомерен Миңле авылы клубына багышлаган бит Рима ханым.

Авылның мәдәни учагын яктыртучы
Авылның мәдәни учагын яктыртучы

“Миңле авылы клубында 1985 елда эшли башладым. Яшь кенә булгач, мондый җаваплы эшне йөкләп алу бераз куркытса да, үземне кулга алып эшкә башладым”, – дип исенә алды яшьлек елларын Рима апа. Балачактан күз атып йөргән шушы авыл егете Фәрит, кыз белән якыннан танышып, очрашып йөри башлыйлар. Һәм өч ел буена озата йөрүдән арыган егет яратканы белән өйләнешеп, матур итеп яши башлыйлар.
Яшь мөдир авыл халкы белән бергә концертлар әзерли, спектакльләр куя, бик күп пьесаларны сәхнәләштерәләр. Спектакльләрне үз авылларында гына түгел, күрше авылларда да куялар. “Якын тирәдә без бармаган авыл калмады. Машинага 35әр кеше төялеп бара торган идек. Тракторның арбасында да, чанасында да йөрдек. Төрле чаклар булды. Кышкы бураннарда кар көртләренә дә батып кала идек, җәяү кайткан чаклар да күп булды”, – дип сөйли ханым. Кешенең күңелен күрә белүе, тәмле теле өчен кешеләр дә якын итә үзен.
Спектакльләрдә катнашкан яшьләргә Рима апа бүгенге көнгәчә рәхмәтле, чөнки чакыруын кире кагучылар булмаган. Колхоз эшеннән арып кайтканнан соң төнге берләргә, икеләргә кадәр спектакль репетецияләрендә булган алар. Хәзерге кебек җылы клуб та түгел бит әле ул вакытта, мичне үзеңә ягасы. Өстәвенә пәрдәсе генә түгел, утыны да юк клубның – җитмәүчелек чоры.
Эштән соң кайтылса да, бианай-биатасыннан кырын сүз ишетми Рима ханым. Шуңа күрә аларны бары тик яхшы сүзләр белән генә искә ала ул. Тормыш иптәше Фәрит ага да бик басынкы, хәләл җефетенең эшен аңлап гомер иткән. Өч балага гомер бүләк иткәннәр Хәмидуллиннар. Бүген исә Рима апа хаклы ялда. Кул эшләре белән шөгыльләнә, гөлләр үстерә.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: