Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 февраль , 18:26

«Авыл тормыш ритмында» фестивале үтте

Бүген, 16 февраль көнне, Алтаю авылында “Аек авыл” республика конкурсы кысаларында «Авыл тормыш ритмында» («Деревня в ритме жизни») дип аталган зур чара узды. Авыл халкы бик күп кунаклар кабул итеп, бәйрәм оештырды.

Чарада район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, Бөтендөнья башкортлар корылтае вәкиле, Башкортстанның халык артисты, дөньяда виртуоз-кубызчы исеменә ия булган, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Миндигафур Зәйнетдинов, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, район Советы секретаре Илшат Камалов, Борай районы мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәсе начальнигы Илгиз Харисов,  Кузбай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Закиров катнаштылар. Тумышы белән Алтаю авылыннан булган Русия Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, Русиянең гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, Удмуртия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 8 китап авторы, “Кизили”  журналының баш мөхәррире Өлфәт Бәдретдинов та кайткан иде туган авылына.

Кар өстендә узган спорт чаралары да, удмурт халыкларының “Чожи табань” һәм “Корка туй” дигән йолалары да, клуб фойесында алтаюлыларның кул эшләреннән төзелгән күргәзмәләр дә күпләрнең күңелендә җылы бер мизгел булып салынып калды. Шулай ук, бирегә килүчеләр йон тетү, эрләү, кату һәм бәйләү, шулай ук палас сугу җиһазы белән таныштылар.

Фестивальдә катнашучы вокаль, фольклор, хореография, инструменталь коллективларның концерт программасы бер кемне дә битараф калдырмады.

Үткән чарада авыл халкы Алтаюда  бердәм, тату, аек акыл белән яшәүчеләр барлыгын исбатлады.

 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: