Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 декабрь 2023, 12:30

Йомакайның талантлы Айраты

Күпләребез яратып тыңлаган, бигрәк тә яшьләр арасында популярлашкан Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин башкарган “Күбәләгем”, Татар-станның атказанган җырчысы Рифат Зарипов “Әйдә, кич чыгыйк” җырларының авторы Йомакай авылы егете Айрат Галиев. Узган ел Казанда Пирамида концертлар залында да аның “Күбәләгем” җыры “Болгар” радиосының милли музыкаль премиясенең Дипломына ия булды. Айрат җырларга сүзләр иҗат иткәч, артистлар белән тыгыз элемтәдә тора.

Йомакайның талантлы Айраты
Йомакайның талантлы Айраты

– Мин үзем Йомакай ягында, Танып буенда туып-үстем. Туган ягымны җирнең җәннәтенә тиңләрлек, аның табигатенең һәр күренешен җырга салып башкарырлык. Әлеге матурлык бала чакта ук канга, җанга, хәтергә сеңеп калган да хәзер әкренләп шигъри тәлгәшләргә, җырларга әвереләдер. Шигырь язу сәләте әнидән килә. Әнкәй гел шигырь, әйтем, мәкальләр әйтеп сөйләшә, – ди Айрат Әлфир улы.
Туган авылында башлангыч белем алып, тугызынчы сыйныфтан соң, Борайның икенче санлы гимназиясендә укуын дәвам итә ул. Аннары инде, әнисең һөнәри юлын сайлап, 2007 елда Кушнаренко педагогия колледжына укырга китә. Күңелле студент еллары аның өчен сизелми дә кала. Бу уку йортыннан Айрат информатика укытучысы булып чыга. Бу дипломы белән генә чикләнеп калмый, югары белем алып, физика-математика укытучысы һөнәрен үзләштерә. Үзенең белемле булуына инанып, балалар белән эшли алуына ышанып, хезмәт юлын Яңа Тазлар авылы мәктәбендә башлап җибәрә. Хезмәтен бик яратып башкара егет. Мәктәптә эшләгәндәге хисләрен әле дә хәтердә саклый. “Балаларның күңеле саф аларның. Алар белән эшләү икенче. Ул бит укучыларга белем бирү генә түгел, ә аларның эчкерсез дөньясыннан дөреслек, ихласлык аласың”, – ди Айрат. Биредә өч ел эшләгәннән соң, аны мәгариф бүлегенә методист итеп тәгаенлиләр. Кайда гына эшләсә дә, Айрат иҗат итүен ташламый. Аның күп шигырьләре район гәзите битләрендә дөнья күрә. “Юлдаш” радиосы каналында оештырылган әдәби бәйгеләрдә күп җиңүләр яулый. Үзенең укыган елларын чагылдырып язылган “Егерме ел парта артында” шигыре бик күпләрне әсир итә. Районда узган спорт чаралары, ярышларында актив катнаша. Йөгерү дисеңме, йөзүме, чаңгыда йөрүме – ул һәрвакыт алдынгылар рәтендә.
Айрат тормыштан ямь табып, бер дә төшенкелеккә бирешмичә яши. Хезмәттәшләре арасында да абруй казанган кеше. Аның намуслы хезмәтен төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары, дипломнар дәлилли. Шулай ук ул мәгариф хезмәткәре генә түгел, ә уен-көлке, юморга әвәс, шаян егет тә. Айрат булган җирдә һәрвакыт уен-көлкеле атмосфера өстенлек итә. Шуңа күрә нинди генә чара яки мәҗлес узмасын, аны табын алып баручы итеп чакырып алалар. Менә шундый бар якка да җитез егет ул Айрат.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: