

Бу югары бүләкләрне Рафига Карам кызына конкурсның жюри әгъзасы, БРның халык язучысы, Дуслык ордены кавалеры Марсель Сәлимов тапшырды.
Шулай ук шагыйрәнең янә бер сөенече белән уртаклашабыз. Үтеп барган Кече Ватанга игелекләр кылу елына багышлап махсус нәшер ителгән чираттагы “Туган җирем – туар җырым” дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде аның. “Шигырьләремдә – кендек каным тамган илаһи җиргә чиксез мәхәббәтем”, – ди ул үзе бу җыентыгы турында.
Бүләкләрегез белән котлыйбыз, Рафига Карам кызы, һәм яңадан яңа иҗади уңышлар телибез!