Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 декабрь 2023, 16:18

Үз эшенең остасы

Мәдәният хезмәте күрсәтү – җаваплы һәм бик үзенчәлекле тармак, чөнки кеше ял иткәндә дә алар хезмәттә. Кешеләрнең ялын файдалы, күңелле итеп оештыру, яшь буынны тәрбияләү һәм рухи яктан баету күңел кушуы, талант ярдәмендә башкарыла.

Үз эшенең остасы
Үз эшенең остасы

– Мәдәният – ул халыкның асылы, аның күңел көзгесе, рухы, гүзәллеге, горурлыгы дип саныйм. Мәдәният булганда авыл да яши, эшебез дә шушы яшәешне дәвам иттерүгә корылган. Безнең авыл әллә ни зур булмаса да, клубыбыз да әллә ни яңа түгел. Шуңа да карамастан, төрле мәдәни чаралар үткәрелеп тора. Халык та бик теләп катнаша, – ди Сөет-Көрҗә авылының клуб җитәкчесе Ира Муллаярова.

Ира Муллаярованың бөтен тормышы шушы Сөет-Көрҗә авылында үтә. Ул Хәким абый һәм Фәүхия апаның ишле гаиләсендә туып-үсә. Мәктәпне тәмамлагач пешекче һөнәрен үзләштерә. Хезмәт эшчәнлеген 1982 елларда мәдәният тармагында – туган авылы клубында башлап җибәрә. Ул вакытта кызыкай әле кияүгә дә чыкмаган була. Эшли тора булачак тормыш иптәше Мирзамир белән танышып, гаилә коралар. Ике уллары туа.

Соңрак инде Ира апа белгечлеге буенча мәктәптә пешекче булып эшли башлый. Шул юнәлештә 18 ел хезмәт куя. Аннары янә мәдәният казанында кайный башлый.
Биш ел элек лаеклы ялга чыкса да, бүгенгесе көндә дә әле Ира Хәким кызы әлеге эшен зур җаваплылык һәм тырышлык белән башкара. Нинди генә бәйге игълан ителсә дә, хезмәттәшләре белән номерларны иҗади һәм һөнәри яктан камил итеп башкарырга тырышалар, халык белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Авылда Яңа елны каршылау, Җиңү көнен, Өлкәннәр көнен, Әниләр бәйрәмен үткәрү, бөтен бәйрәмнәрне дә зур оешканлык белән үткәрер өчен күп көч салалар алар. Гомумән, яшьләрнең иҗади сәләтен үстерү, гореф-гадәтләрне, йола-бәйрәмнәрне, халык мирасын җанладыру һәм саклау, милли рухта тәрбияләүне өстен күрәләр.

Ира апаның хезмәте күзгә күренми, үлчәүдә үлчәнми, лә-кин бик тынгысыз һәм мәшә-катьле. Ләкин ничек кенә тынгысыз булмасын, эшен ул ярата, чөнки иҗади хезмәт кеше күңеленә канәгатьлек хисе бирә, бәхетле итә, дип саный Ира ханым.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас: