"Кичер мине, әнкәй"
6 декабрьдә Рәүфә Галиева исемендәге Борай районы мәдәният йортында Тәтешле районы Югары Тәтешле авылының "Илһам" татар халык театры Роберт Батулланың "Кичер мине, әнкәй" дип аталган спектаклен күрсәтте. Тамашадан кергән керем махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләргә матди ярдәм булып барачак.