Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 октябрь 2023, 10:30

Абзай клубын яктыртучы

Абзай авылы мәдәният йорты менә биш елдан артык шау-гөр килеп тора. Чөнки аның җитәкчесе Раушания Арсланова тырышлыгы белән ул яңадан-яңа сулыш алды.

Абзай клубын яктыртучы
Абзай клубын яктыртучы

Соңгы елларда хәтта кечкенә авыллар гына түгел, ә зур авыллар да эш булмау сәбәпле юкка чыгу ягына таба бара башлады. Бу, әлбәттә, кешеләрнең ата-бабаларыннан калган урыннардан китеп, шау-гөр килеп торган шәһәрләргә тартылуның төп нәтиҗәсе. Әмма авылларның юкка чыгуына тагын бер нигезле сәбәп бар – аларда мәдәни учак булмау. Хезмәт көненнән соң, бигрәк тә авыр авыл тармагында эшләүчеләр кебек, эштән кайткан киемнәрен салып, матур итеп киенеп, кешеләр янына чыгып, җаны-тәне белән генә түгел, күңелләре белән дә ял итәселәре килә.
Шуны да танырга кирәк, районда авыл клубларына игътибар бирелмәгән вакытлар да бар иде. Авыл мәдәният хезмәткәрләре үз казанында кайнады. Үз эшләренең энтузиастлары булса, мәдәният учакларында тормыш ничек тә булса кайнап торды әле, ә булмаганнарында – ул гомумән сүнде. Менә Абзай авылы мәдәният йорты менә биш елдан артык шау-гөр килеп тора. Чөнки аның җитәкчесе Раушания Арсланова тырышлыгы белән ул яңадан-яңа сулыш алды. Моңа авыл җирлекләре мәдәният хезмәткәрләре дә күп көч куя.
Раушания Хәлил кызы Каратамак авылында туып-үсеп, Нефтекамада повар-кондитерга укып чыга. 1993 елда Абзай авылы егете Әүхәди белән гаилә корып авылда яши башлыйлар. Раушания ханым килен булып төшү белән элеккеге “Родина” колхозының сөт фермасында сыер савучы, мәктәптә җыештыручы, Борай май-сыр заводында май эшләүче булып эшли. 2017 елдан авылда клуб мөдире эшен дәвам итә.
Концертлар һәм бәй-рәмнәргә килгәч, кешеләр, кагыйдә буларак, аларның тышкы кыяфәтен генә күрә. Аларга әзерләнгәндә күпме хезмәт сарыф ителүе күренми, ә бу очракта сәхнә артында кала дисәк тә дөрес булыр. Әмма без бу серле пәрдәләр артына күз атарга булдык һәм, безнең гаҗәпләнүебезгә, күп кенә кызыклы нәрсәләр белдек. Кич белән мөдир кабинетында озын өстәлгә җырлар, тукыма кисәкләре, җепләр җәеп салып берничә хатын-кыз утыра иде. Бер үк вакытта җырлыйлар да, кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр – берсе икенчесенә комачауламый. Болар – Абзай авылының хатын-кызлар вокаль ансамбле әгъзалары икән. Шулай инде ул, хатын-кызлар бер эш белән генә шөгыльләнә белми. Алар өчен бу – чираттагы концертка репетиция генә түгел, ә күңел сөйгән эшләре белән дә шөгыльләнү, бер-берсенә үз сәләтләрен күрсәтү дә. Раушания Арслановага бу кызлардан тыш авылда концерт оештырырга килене һәм сеңлесе Розалия ярдәм итә. Шуңа күрә ул аларга аеруча рәхмәтле.
– Мин үзем бәйрәмне оештыручы, кирәген табучы гына. Чыгыш ясаучы шушы авылның талантлы кешеләре. Уйлап карасаң һәр кеше үзенчә талантлы. Кемдер җырлый, бии, нәфис сүз остасы, ә кемдәдер актерлык сыйфаты бар. Шушы талантны ачу өчен без инде авыл клубына җыелып, тәүдә үзара чыгыш ясап карыйбыз, шуннан гына сәхнә түренә чыгабыз, – дип үзенең эш тәртибе белән таныштырды авыл клубы җитәкчесе.
Талантлы, үз эшләренең чын остасы булган, эше өчен җан атып торучы Раушания Арсланова халыкка яктылык, мәрхәмәт өләшә, матурлыкны күрергә, тоя белергә, бәяләргә өйрәтә. Мондый мәдәният хезмәткәрләре булганда Абзай авылы клубы утлары сүнмәс әле.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: