

Илгизә Әхиярова Кодаш авылында ун балалы гаиләдә туып үскән. Әти-әнисе авыл хуҗалыгында эшләгәннәр. Әтисе районда танылган көрәшче дә булган. Башлангыч мәктәпне Кодаш авылында тәмамлагач, укуын Кушманак авылында дәвам итә. Борай мәктәбендә унберенче сыйныфны тәмамлап, аттестат, аннан педагогик юнәлеш буенча мәктәпкәчә белем бирү укытучысы квалификациясе турында таныклык алып чыга. Кулына таныклык алгач, Илгизә апаны Берләч мәктәбенә башлангыч сыйныф укучыларын укытырга җибәрәләр. Аннары аны Таңатар мәктәбенә күчерәләр. Анда үзенең педагогик юлын Илгизә апа өлкән пионервожатый булып башлый. Зифа буйлы, чибәр, тыйнак кызны балалар да, ата-аналар да, хезмәттәшләре дә бик тиз үз итә. Кечкенәдән ул биергә, җырларга, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләргә ярата, аның бу сәләтләре эшендә кирәк булып чыга. Музыка дәресләрен дә алып бара. Һәр дәрескә, класстан тыш чараларга ул төпләп әзерләнә, үзенә дә, укучыларына да шатлык китерерлек итеп үткәрә белә, җырларга, биергә, спектакльләрдә уйнарга, татар халкының гореф-гадәтләрен, туган якның тарихын белергә өйрәтә. Октябрятлар, пионерлар һәм комсомоллар сафларына алганда, колхоз алдынгылары белән очрашулар оештыруда, тимурчылар белән бергә эшләүдә, төрле түгәрәкләр һәм уеннар алып баруда зур өлешен кертә ул. Укытучылар коллективы хорын да җитәкли ул вакытта. Егерме ике елын мәктәп тормышына багышлап, мәктәп янындагы интернатта тәрбияче вазыйфасына күчә. Уналты ел дәверендә Илгизә апа үз эшенең чын остасына әйләнә.
Илгизә Сәрвартдин кызы ана буларак та бәхетле. Таңатар егете Рәүл белән өч кыз тәрбияләп, олы тормышка аяк бастыралар. Ике кызлары укытучылар династиясен дәвам итәләр. Бүгенге көндә Гөлназлары Нефтекама шәһәренең Әмзә авылында балалар бакчасында тәрбияче, Гөлшат кызлары – Таңатар мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы. Олы кызлары Илфира Уфада 21нче дәваханәдә бухгалтер булып хезмәт итә.
Укучылары Илгизә апаны яраткан остаз, якын киңәшче, мәрхәмәтле ярдәмче, ә хезмәттәшләре ышанычлы, кешелекле булганы өчен хөрмәт итә. Авылның олы буын вакилләре дә яхшы бәя бирәләр аңа.
– Бигрәк авыр шартларда эшләргә туры килде. Борайга семинарларга, конференцияләргә трактор арбасында, җигүле атта яки 32 километр җәяү барырга да туры килгән чаклар да бар иде. Тырыша идек, бармый калдырмадык берсенә дә, – дип искә ала Илгизә апа.
Хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен «В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасына – 50 ел» юбилей билгесе, Мактау грамоталары, дипломнар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Илгизә апа – сөйкемле, тырыш, уңган, сабыр, үрнәк булырлык чын татар хатын-кызы, өч баланың әнисе, гаиләне саклаучы, нурландыручы хуҗабикә. Ул үзен бик бәхетле кеше дип саный, чөнки аның нык гаиләсе, ышанычлы дуслары, яраткан эше, горурланырлык балалары, оныклары һәм оныкчыклары, бик күп рәхмәтле укучылары бар.
– Балаларның тормышларына сөенеп, уңышларына горурланып яшим. Баланың баласы балдан татлы, дигән сүзләр дөрес икән. Оныкларымны, оныкчыкларымны бик яратам, шуларга шатланып яшим, – ди Илгизә апа.
– Әниебез бик унган, балалар, оныклар өчен янып яши. Бик тәмле камыр ашлары, бәлеш, табикмәкләр пешерә. Оекбаш, биялиләр бәйли балаларына, оныкларына. Гөлләр ярата, бакчада җиләк-җимеш, яшелчәләре бик уңа. Оныкларын тәрбияләүдә безгә бик булыша, каникулларны “дәү әнигә кайтабыз” дип көтеп алалар алар, – ди әниләре турында кызы Гөлшат.
Лаеклы ялда булса да, Илгизә апа тик утырмый. Авылда, мәктәптә үткән һәрбер кичәдә, бәйрәмдә катнаша. Өй тутырып гөл-чәчкәләр үстерә, йорт тутырып кош-корт асрый. Моңсуланып киткәндә кулына мандолина ала.