Мәдәният
13 Май 2023, 11:50

"Туганлык тамырлары"

Бүген, 13 май көнне, Яңа Бикмәт авылы клубында "Туган җирем - Яңа Бикмәт" дигән очрашу кичәсе булды. Чара Фәгыйль Шакировның "Туганлык тамырлары" дип аталган китабына багышланды.

Чулпан ГубаеваЧулпан Губаева
Фото:Чулпан Губаева

Бүгенге кичәдә китапның авторы Фәгыйль Нәҗметдин улы, аның туганнары, авылдашлары һәм шулай ук Борай район үзәк китапханәсе методисты Ирина Исмәгыйлова һәм Яңа Бикмәт авылы китапханәсенең кураторы Рина Баһауова катнашты.

Бу китапта автор шифалы суларын эчеп, сихәтле һавасын сулап үскән авылының кыскача тарихын бәян итә. Автор үзенең чыгышында китабының язылу тарихы белән таныштырып үтте, архивларда казыну, тарихи документлар белән эшләү турында сөйләде.

Фәгыйль Нәҗметдин улының китапханәгә истәлек өчен бүләк иткән китаплары киләчәк буын өчен үткәннәр кайтавазын җиткерә торган тарихи чыганак булыр дип сөенде хезмәткәрләр.

Иҗат ялкыннары сүрелмәсен, илһам кимемәсен, шундый сихри очрашулар тагын булып торсын дигән фикерләр белән тәмамланды кичә.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас