





Артур ялгыз инструменталь башкару номинациясендә – беренче дәрәҗә лауреаты дипломына ия булды. Ә Самира инструменталь ансамбльләр номинациясендә – өченче дәрәҗә лауреаты булды. Шулай ук педагогик осталыгы өчен Эльвира Хәсәновага да диплом бирелде. Мондый масштаблы чарада шундый җитди конкурста югары дәрәҗәдәге әзерлек күрсәткән безнең район укучылары белән горурланабыз. Яшь музыкантларны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!
Уфа унҗиденче тапкыр «Маэстро Джаз» Бөтенрусия балалар һәм яшүсмерләр джаз конкурсында катнашучыларны каршы алды. Конкурс Уфа сәнгать училищесының эстрада бүлегенә нигез салучыларның берсе һәм Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада-джаз оркестрының беренче җитәкчесе Георгий Маркоров исемен йөртә. «Маэстро Джаз» Башкортстан Республикасында һәм якын төбәкләрдә бердәнбер масштаблы джаз конкурсы. Ул Уфа сәнгать училищесына нигез салынганның 100 еллыгы билгесе астында уздырылды.
Конкурс 31 мартта жюри рәисе, джаз пианисты Диас Кәримовның музыкаль мастер-классы белән башланып китте. 1 һәм 2 апрельдә соло һәм ансамбль номинацияләрендә вокалистлар һәм инструменталистларның чыгышлары, шулай ук жюриның калган әгъзаларының мастер-класслары узды. Конкурс 3 апрельдә джаз пианисты Дмитрий Болдырь белән иҗади очрашу белән тәмамланды.
Жюри составында танылган музыкант Дмитрий Болдырь, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Галиуллин, Кремль оркестры композиторы һәм солисты Екатерина Черноусова, артист, режиссер һәм вокалист Марат Рави, джаз вокалисты һәм пианист Руслан Воротников, М. Глинки исемендәге Магнитогорск дәүләт консерваториясе доценты Наталья Сальник, М. Глинки исемендәге Магнитогорск дәүләт консерваториясе өлкән укытучысы Елена Горбачева, композитор, З. Исмәгыйлев исемендәге УДАИның эстрада-джаз башкару кафедрасы мөдире профессор Валерий Скобелкин, БРның атказанган артисты, Уфа сәнгать училищесы укытучысы Ирина Остин, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Н. Сабитов исемендәге 1 нче балалар-яшүсмерләр мәктәбенең эстрада бүлеге мөдире Эльвира Сәгыйдуллина, «эстрада җырлау» предмет-цикл комиссиясе рәисе Анна Синельникова һәм башкалар булдылар. Жюриның күп өлеше – төрле елларда училищеның эстрада бүлеге чыгарылыш укучылары яки укытучылары булды.