“Сагынуларым дәшә туган якка"
Бүген, 21 март көнне, Борай үзәк китапханәсендә райондашыбыз, шагыйрә Гөлсимә Зиннәтуллина белән “Сагынуларым дәшә туган якка” дип исемләнгән Бөтендөнья шигърият көненә арналган чара үтте. Бу чарага авторның дуслары, хезмәттәшләре, шулай ук аның иҗатын яратучылар, мәктәп укучылары килде.