“Күңелемдә шигъри наз”
Бүген, 24 октябрь көнне, Борай үзәк китапханәсендә якташыбыз, шагыйрә Алия Зәки кызы Хәйруллинаның “Күңелемдә шигъри наз” дип аталган иҗади кичәсе үтте. Бу чарага шагыйрәнең дуслары, эш буенча хезмәттәшләре, укучылары, шулай ук аның иҗатын яратучылар килде.