Борай күпфункцияле авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган чара узды
Бүген, 29 сентябрь көнне, Борай күпфункцияле авыл клубында Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган чара узды. Чараны РТП ветераннары советы рәисе Зинера Дәүләтова алып барды, ул килгән олы яшьтәге кунакларны кайнар котлады һәм иң өлкән юбилярларга күчтәнәчләр тапшырды.