Җырчы, баянчы, каләм остасы Салават Әхсәновның китабы чыгу хөрмәтенә арналган чара үтте.
Җырчы, баянчы, каләм остасы Салават Әхсәновның "Күңел дәфтәреннән чыккан хисләр" дигән китабы чыгу хөрмәтенә арналган чара үтте. Бу чарага күп кенә авыл китапханәләре вәкилләре, Салават Әхсәновның дуслары, хезмәттәшләре, шулай ук аның иҗатын яратучылар килде.