+19 °С
Болытлы
Чын күңелдән барыгызга да тынычлык, барлык башлангычларыгызда уңышлар, бәхет, сәламәтлек, тормыштан ямь табып яшәвегезне телим,–диде хакимият башлыгы Рушан Гәрәев бәйрәм уңаеннан җылы котлау сүзләрен юллап. Артабан ул Ралис Аллаяров, Илгиз Вәлинуров, Айдар Мусин, Айдар Ситдыйков, Наил Фазлытдинов һәм Флүр Шәймардановларга "Сугышчан туганлык" Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының "Сугыш хәрәкәтләре ветераны"медальләрен тапшырды.
Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Тамашачылар һәрбер чыгышны алкышларга күмде.