Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 гыйнвар 2022, 18:55

Мин талантлы

Бүген, 25 гыйнварда, район мәдәният йортында" Мин талантлы" балалар иҗаты бәйрәме булды. Зур сәхнәдә чагу һәм кыю "йолдызлар" чыгыш ясады. Чарада катнашучылар концертта төрле иҗат төрләрендә: җыр, бию, сәнгатьле уку һәм башка үзенчәлекле жанрда үзләрен күрсәтә алды. Балалар бәйрәме "Агыйдел" нәфис гимнастика секциясендә катнашучылар башкаруында хореографик композициядән башланды.

Мин  талантлы
Мин талантлы

"Жасмин" , "Энҗе" бию, "Бураевские самоцветы" кашыкчылар, "Жемчужинки" , "Капельки" вокаль һәм "Инеш" халык вокаль ансамбльләренең әзерлек төркеме чыгышлары күңелгә хуш килде. Балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано классы укучылары Ләйсән Җиһаншина һәм Эльвира Сәетгалиева чыгышлары, Лилиана Әхмәтҗанова һәм Илзидә Сәмигуллина вокаль дуэты, Зиннур Исламовның чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Лилия Ситдыйкова, Индира Хөснетдинова һәм Арина Хәлимуллина башкаруындагы нәфис сүз бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Бәйрәм "Балачак планетасы"дип аталган вокаль-хореографик композиция белән тәмамланды.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: