Барлык яңалыклар
Мәдәният
7 декабрь 2021, 10:05

Пушкин картасы гамәлдә

1 декабрьдә район үзәк китапханәсендә Пушкин картасыннан файдаланып беренче чара – “Гарри Поттер эзләреннән” дип исемләнгән квест-уен үткәрелде. Анда Борай беренче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары катнашты.

Пушкин картасы гамәлдә
Пушкин картасы гамәлдә

Алар Хогвартс Сихер һәм Тылсым мәктәбенә сәяхәт кылырга һәм үз белемнәрен, логик фикер йөртә белүләрен, эрудицияләрен, зирәклекләрен күрсәтергә тиешләр иде. Тылсым китапханә фойесына җыелган квестта катнашучылар шуклык һәм шаянлык кына уйларга дип тантаналы төстә ант иткәч башланды. Алып баручы эшләпә ярдәмендә уенчыларны Гриффиндор һәм Слизерин командаларына бүлде. Һәр команда капитан сайлады, квест картасын алды һәм уенның 7 мавыктыргыч этабын узды. Җиңүчеләр Хогвартс Сихер һәм Тылсым мәктәбе дипломнары белән бүләкләнде.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: