Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 декабрь 2021, 12:15

«Танып риваятьләре» күргәзмәсе

Шушы көннәрдә район мәдәният йортының «Танып-Су» арт-галереясендә “Танып риваятьләре” күргәзмәсе ачылды. Биредә районның танылган рәссамнарының һәм «Танып-Су» I Бөтенрусия этно-арт симпозиумында катнашучыларның 70тән артык рәсем сәнгате, графика, скульптура һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре тәкъдим ителде. Күргәзмә ачылышына мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин, район үзәгенең мәктәп директорлары Алик Усаев, Илшат Сәмигуллин, Ирина Камильянова һәм сәнгать мәктәбе директоры Эдуард Шәрипов, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре чакырылган иде. Чарада катнашучылар һәрбер рәссамның иҗат җимешләре һәм тормыш юллары белән тирәнтен таныштылар.

«Танып риваятьләре» күргәзмәсе
«Танып риваятьләре» күргәзмәсе

“Борайлылар һәм башкала кунаклары өчен шушындый искиткеч күргәзмә оештырылу бик яхшы. Монда төрле стильдә, жанрда башкарылган эшләр. Барысы да авторлар тарафыннан cәнгатьне уникаль дәрәҗәдә тоемлап башкарылган”,– ди район хакимиятенең Яшьләр сәясәте һәм мәдәният буенча идарәлеге начальнигы Илгиз Харисов.
Оештыручылар рәссамнарның соңгы ике-өч ел эчендә ясалган картиналарын гына сайлаган. Күргәзмә 2022 елның мартына кадәр эшләячәк.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас в