Казлар суюга багышланган, борынгыдан халык йоласына әверелгән бәйрәм авылның хезмәт сөючән, ихтирамга лаек гаиләләренең берсе – Гүзәлия һәм Нәзәгать Шәяхмәтовларда узды. Өмә җырлар, уен-көлке белән үрелеп барды. Кызлар үзләренең тормышында булган кызыклы хәлләрне бәян итте, өлкән апалар, яшь чакларын искә төшереп, кызык такмаклар әйтте.
Шәяхмәтовлар быел 25 баш каз үстергәннәр. Бергә эшләгәндә күңеллерәк тә, тизрәк тә эшкәртелә, дип, каз йолкуны өмә ясап үткәрделәр.
Эш беткәч, каз түшкәләре юып эленгәч, тәмле бәлешләр ашап, коймаклар белән чәйләр эчкәч, шулай ук каздан һәм эч-башыннан да авыз иткәч, өмәчеләр, алга таба авылларда киләсе елга да каз өмәләрен дәвам итәргә язсын, дигән теләкләрен җиткереп таралыштылар.