Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 декабрь 2021, 09:15

Әниләргә мәдхия җырлап

Табигать аклыкка төренгән чорда – ноябрьнең соңгы атнасында без иң кадерле бәйрәмнәрнең берсен – Аналар көнен билгеләп үтәбез. Безнең һәрберебезнең тормышы сезнең ярдәмнән һәм наздан, сезнең бишек җырыннан һәм кайгыртудан башлана. Әйтү өчен гаҗәеп назлы, мәгънәле, ягымлы «әни» сүзе өч хәрефтән генә торса да, кешенең бар гомерен үз эченә ала.

Әниләргә мәдхия җырлап
Әниләргә мәдхия җырлап

Һәркем гомере буе әнисенең якты хатирәсе белән яши, аның куллары һәм йөрәге җылысын тоя, сөйкемле елмаюын хәтерендә саклый. Җирдә тормышны саклаучылар булган әниләр тирән ихтирам белән баш июгә, мәңгелек мәхәббәткә һәм иң олы хөрмәткә лаеклы. Шушы җәһәттән, район мәдәният йортында үткәрелгән “Әни кирәк” дип исемләнгән бәйрәм күп бала үстерүче аналарга, гомумән, ана булу бәхетенә ирешкән барлык хатын-кызларга багышланды. Залда утырган әниләрне район хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Нуртдинов тәбрикләде. Ул район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның да шушы олуг бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде: “Сез барыгыз да дөньяда иң җаваплы һәм хөрмәткә лаек, гомерегезне бала тәрбияләүгә багышлаган кешеләр. Әниләр балаларга тормыш белән бергә, сөю, наз бүләк итүче, кирәк чакта терәк була белүче, олы тормышка аяк басарга өйрәтүче дә. Барыгызга да кадерле әниләр булып, үстергән балаларыгызның шатлык-сөенечләрен генә тоеп яшәвегезне телим”.
БР Дәүләт Җыелышы- Корылтай депутаты Милана Скоробогатова да аналар адресына иң матур сүзләрен юллады.
–Ана булу бер дәвердә дә җиңел булмаган. Әмма бернәрсәгә дә карамыйча, сугыш эчендә, табигать катаклизмнары шартларында, хан сарайларында яшәсә дә, хатын-кыз үзенең төп миссиясен үти – бала үстерә, тәрбияли, буыннар чылбырын дәвам итә.
Бу матур бәйрәм көнне без әниләребезгә иң җылы теләкләребезне җиткерәбез,– диде ул.
Артабан сәхнә түрендә район хатын-кызлар советы рәисе Миләүшә Янгирова күпбалалы, опекага, тәрбиягә бала алган аналарны хөрмәтләп, бүләкләр тапшырды. Фәнилә Гайсина белән Рәфисә Гатауллиналар республикада хатын-кызлар хәрәкәтен торгызуга һәм үстерүгә керткән шәхси өлеше, актив гражданлык позициясе һәм хатын-кызлар, гаилә һәм балалар мәнфәгатьләрен яклау буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда катнашканы өчен БР Хатын-кызлар союзының Мактау грамоталарына ия булды. Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының истәлекле бүләкләре Зөһрә Сәмигуллина, Фирүзә Хуҗина, Дөрзия Вәлинурова, Рәйсә Ганиева һәм Рита Галәветдиноваларга тапшырылды. Сәхнәдән бу көнне әниләр өчен җылы, дулкынландыргыч сүзләр күп яңгырады. «Сугышчан туганлык» оешмасы җитәкчесе Наил Фазлытдинов әниләрне бәйрәм уңаеннан котлап, Чечен Республикасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Ришат Зиялтдиновның әнисе Фәвия Зиялтдиновага бүләк тапшырды. Әлеге чараның кульминациясе иҗади коллективлар башкаруындагы концерт номерлары булды.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: