Алар арасында бик күп конкурсларда да иң югары баскычларны яулап, районыбызның исемен данлаган Зиннур Исламов та бар иде. Ул якташыбыз Мәсүфә Әюпова сүзләренә, Илмира Әмирова язган “Башкортстаным минем” дигән җырны башкарды. Җыр бу авторлар тарафыннан һәрвакыттагыча махсус язылып, хәтта киемнәр дә милли колорит белән тегелгән иде. Зиннурның җыры залны гына түгел, Рим Хәсәнов җитәкчелегендәге жюри әгъзаларын да әсир итте һәм районыбызга тагын бер җиңү – беренче урынны яулады. Зиннурны олы җиңүе белән тәбриклибез! Эчтәлекле шигырьләр иҗат итүче Мәсүфә Әюповага, җиңүләр алып килә торган көйләр язучы Илмира Әмировага һәм сәнгать яраткан Исламовлар гаиләсенә киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын.