Мәдәният
17 сентябрь 2021, 06:55

“Мәдәни шимбә” Бөтенрусия акциясе үтте

11 сентябрьдә ил буенча “Мәдәни шимбә” акциясе старт алды, аңа район мәдәният учреждениеләре дә актив кушылды. Чара район мәдәният йорты каршындагы мәйданда оештырылды. “Җырга рух” дип исемләнгән район үзешчәннәре концерт программасында районның иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясады.

“Мәдәни шимбә”  Бөтенрусия акциясе үтте“Мәдәни шимбә”  Бөтенрусия акциясе үтте
“Мәдәни шимбә” Бөтенрусия акциясе үтте

“Асылъяр” халык җыры һәм “Чишмә”, “Инеш” вокаль ансамбльләре чыгышылары ямь өстенә ямь булды. “Энҗе” үрнәкле бию, “Борай төсләре” кашыкчылар, халык уен кораллары ансамбльләре дә бәйрәмгә нур чәчте. Шулай ук Светлана һәм Илшат Әхмәтовлар, Земфира һәм Владислав Мөфтиевлар дуэтлары зур алкышларга күмелде. Гөлназ Галимуллина, Ирина Рәхимова, Минзилә Гыймаева, Фаягөл Таһирова, Аделия Шәйхлисламова, Флүн Биктиевларның җырлары тамашачыларга дәрт өстәде.
Биредә халык осталарының төрле эшләре дә тәкъдим ителде. Агач эшләнмәләре остасы Фәнзир Ногъманов, Азат Мәүлетдинов, балалар иҗат йортыннан Чулпан Шәймөхәмәтова, Светлана Тимерҗанова, Зилә Яппарова, Азамат Гарипов, сәнгать мәктәбеннән Рита Хәсәнова, Яңа Бикмәт китапханәчесе һәм клуб мөдире Айсылу Нурмөхәмәтова, Минзилә Гыймаева, Иске Карагыш клуб мөдире Роза Солтанова һәм китапханәчесе Флүзә Газизова, Альбина Нафыйкова, Зөһрә Баһаутдинованың кул эшләре күргәзмәсе урын алды.
Мәдәният йорты фасадында светодиодлы экранда чараның тематикасы һәм халык осталарының фотосурәтләре белән слайдлар күрсәтелеп барды.
11 сентябрьдә Бөтенрусия аеклык көне дә билгеләп үтелә, шуңа күрә бәйрәм программасына алкогольнең зыяны турында тематик блок кертелде. “Мәдәни шимбә” акциясе кысаларында район үзәк китапханәсендә “Күз иркәләр матурлык” башкорт костюмына бизәкләү өчен күкрәкчә тегү буенча мастер-класс узды.
Китап укучылар өчен “Халык сәнгате гәүһәрләре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе, башкорт бизәкләре күргәзмәсе оештырылды.
Көн дәвамына барган чарада күпләр “Туган телләрдә шигырьләр укыйбыз” онлайн флешмобына да кушылды. Көзге һава торышы кояшлы көн белән сөендерде һәм күңелле концерт номерлары, осталарның фантазиясе, яраткан шагыйрьләрнең шигырьләре барысына да яхшы кәеф һәм елмаю бүләк итте. Мәдәни шимбә сәнгать һәм музыка, декоратив-гамәли иҗат сөючеләрне берләштерде.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас