Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 сентябрь 2021, 12:00

Күңелендәге хисләре рәсемнәрендә чагыла

Шушы көннәрдә Мулла авылы мәдәният йортында танылган рәссам Эльмира Сухарева балалар белән очрашты. Ул тормыштагы иң кызыклы вакыйгалар, үзенең сәнгатькә булган мәхәббәте турында сөйләде. Эльмира балалардан рәсем сәнгате, аның жанрлары, рәссам эшендә куллана торган материаллар (кәлам, буяулар, акварель һ. б.) турында нәрсә белүләрен сорады.

Күңелендәге хисләре рәсемнәрендә чагыла
Күңелендәге хисләре рәсемнәрендә чагыла

Мавыктыргыч очрашуда балалар сорауларга җавап биреп кенә калмадылар, үзләре дә рәсемнәр ясадылар. Рәсем сәнгате турында сөйләшүдән тыш, рәссамга башка темаларга да сораулар бирелде. Аның яшәү рәвеше һәм тормыш позициясе, нинди музыка тыңлавы, буш вакытында нәрсә белән мавыгуы турында кызыксындылар. Эльмира балаларның күпсанлы сорауларына бик теләп җавап бирде. Барысы да кызыксынып тыңладылар һәм аның картиналары белән таныштылар. Рәссам күрсәткән мастер-класста укучылар яңа күнекмәләр алдылар. Алар рәссамның картиналары белән хозурланып, ул рәсемнәрнең иҗат итү тарихы белән таныштылар. Бу танышу күп кенә балаларга үзләре өчен югары сәнгать дөньясын ачарга, иҗади күтәренкелек алуга ярдәм итәр, дип ышанабыз. Кичә укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды. Кичәнең ахырында укучылар өчен Эльмира апалары киләчәктә рәссам булырга теләгән кешегә сабырлык, төгәллек, эшне җиренә җиткереп башкару кебек сыйфатларның әһәмиятле булуын ассызыклады. Шулай ук, ул туган як табигатен яратырга, аны сакларга һәм матурлыкны тоя белергә кирәклеген искәртте. Клуб мөдире Флүзә Хәкимова оештырган очрашу балалар өчен бик файдалы, күңелле һәм эчтәлекле булды.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: