Мәдәният
12 Августа 2021, 11:30

Бер күрешү – бер гомер

Соңгы елларда күп төбәкләрдә авыл көннәрен үткәрү традициягә керә башлады. Берсен-берсе сагынган, ераклардан кайткан кешеләрнең очрашулары бик яхшы, әлбәттә. Бер урамда, янәшә яшәүчеләр исә, яшәү дәверендә дуслашып, туганлашып та бетә. Вот-Көрҗә авылында яшәүчеләр дә, Таңатар авылы биләмәсе башлыгы Алсу Төхбәтуллина белән бергә җыелып сөйләшеп, шушындый бер кичә оештырырга, дигән фикергә киләләр.

Бер күрешү – бер гомерБер күрешү – бер гомер
Бер күрешү – бер гомер

Бу инициативаны хуплап, чараны оештыруда башлап йөрүчеләр – матди ярдәм күрсәтүче, шушы авылда туып-үсеп, әлеге вакытта Нефтекама шәһәрендә яшәүче Әлтәф Хәбибуллин, авыл старостасы Гүзәлия Миңнегалиева һәм Ринат Локмановларның өлеше зур булды. Алар авыл биләмәсенә җыелып, башта нинди форматта оештырырга икәнен сөйләшеп, планын төзегәч, Рузанил Миңнегалиев такталар эшкәртеп, Сабантуй мәйданына эскәмияләр эшләде, сәхнә төзеп куйды. Айдар Фәрвәзов белән Илшат Төхбәтуллинар аңа ярдәмләшеп, чараны бизәүдә күп көч салдылар.
Бәйрәмгә әзерлектә барлык авыл халкы да катнашты. Төзекләндерү чаралары, урамнарны тәртипкә китерүдә, чүп-чардан арындыруда күп көч салдылар. Мирданур Шәйнуров үз тракторы белән авыл урамнарын һәм авылның тирә-ягын, бәйрәм үтәсе мәйданны чабып чыгып, тәртип оештырган. Бәйрәмгә мәктәпне тәмамлаганнан соң чит җирләргә юлланып, шунда бәхетләрен тапкан һәм озак еллар күрешмәгән сабакташлар, элекке күршеләр, башка авылларда яшәгән, тамырлары Вот-Көрҗә авылына бәйле авылдашлар һәммәсе җыелган иде. Ниһаять, матур чара башланып китте. Авылны бар иткән нәселләр барланды, илебез тарихында теркәлгән канлы бәрелешләрдә кулларына корал тотып Ватаныбыз сагына баскан, илебез азатлыгы өчен башларын салганнар һәм туган җирләренә Бөек Җиңү яулап кайтканнан соң Вот-Көрҗәне тергезүдә ару-талу белми көч салганнар – барысы да искә алынды. Даһи Хәлитов шушы авыл тарихы турында чыгыш ясады. Таңатар авыл биләмәсе башлыгы Алсу Төхбәтуллина авылдашларын бәйрәм уңаеннан котлап, авылда нинди эшләр башкарулын әйтеп китте, төрле программалар нигезендә авыл урамнарындагы баганаларда утлар балкуын, авыл халкы ярдәме белән Болын урамы юлы төзекләндерүен белдерде. Артабан район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның да воткөрҗәлеләрне бәйрәм уңаеннан котлап, авыл өчен янып яшәгән кешеләргә рәхмәтен белдереп, киләчәктә дә авыл утларын сүндермичә, яшәүләрен теләп әйткән сүзләрен җиткерде. Авылда һәр башлангычны дөрес итеп кабул иткән һәм төрле яклап ярдәм күрсәткән активистлар Гүзәл Миңнегалиева, Лүзә Нәсибуллина, Әлтәф Хәбибуллин, Азамат Габдуллин, Ринат Локманов, Илгиз Хәбибуллин, Хәлил Каюмов, Марат Рәхмәтуллиннар авыл биләмәсенең Рәхмәт хатларына һәм истәлекле бүләкләренә ия булды. Бергәләп җырлашып, биешеп утыра торгач, вакытның узуы да сизелмәгән! Милли уеннарда да барысы да үзләре теләп, йөгереп чыгып катнашты, берсе дә ялындырып, баш тартып утырмады. Эрнест һәм Денис Арслановлар бәйрәмне җыр-моң белән үреп, алып бардылар. Бигәнәй авылыннан килгән Кадир Халиков үзенең иҗат җимешләре белән чыгыш ясап, бәйрәм концертын тулыландырды. Таңатар авылының үзешмәкәре Гөлшат Камалтдинова, Кузбай авылы биләмәсе башлыгы Фәнил Закировның да җырлары бәйрәмгә ямь өстәде. Элек кунаклар килгәндә бер самавыр чәй эчелде дип сөйләгәннәр. Бу очрашуда исә, алмаш-тилмәш ике күмер самавыры бертуктамый чәй белән сыйлады кунакларны. Фирдәвисә һәм Данил Хәмәтнуровлар бәйрәмгә килүчеләрне телеңне йотарлык пылау белән сыйлады. Пешекче кызлар Светлана, Фәйрүзә, Әлфия өстәл артында йөгерә-йөгерә кунакларны сыйладылар. Болында сарык итеннән пешкән аш та, башка сый-хөрмәтләр дә бик тәмле булды. Бер очрашу–үзе бер гомер, дип юкка гына әйтми шул безнең халык.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас