Мәдәният
6 Августа 2021, 07:10

Фәһемле очрашу

йортыда полиция хезмәткәрләре балаларга хокукый темаларга әңгәмә үткәрде. Чарага полицияның төбәк вәкиле, полиция кече лейтенант Динар Гыйльманшин һәм ЮХХДИ бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Диларә Гыйльманшиналар чакырылды.

Фәһемле очрашуФәһемле очрашу
Фәһемле очрашу

Укучылар белән аралашу әңгәмә рәвешендә барды, балигъ булмаганнарның җинаять һәм хокук бозулары өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сораулар яктыртылды. Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгы ничә яшьтән башлана һәм җинаять кылган өчен нинди җәза кулланылуы аңлатылды. Шулай ук инспектор мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында укучыларның үз-үзләрен тотышы, мәктәп укучыларының укытучыларга, өлкәннәргә һәм яшьтәшләренә карата ихтирамлы һәм яхшы мөнәсәбәтле булу мәсьәләләрен дә кузгатты. Әңгәмә инспекторның һөнәри эшчәнлегеннән конкрет мисалларга һәм фактларга нигезләнеп үрелеп барды.
Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, проблемалары турында сөйләделәр. Әлеге очрашудагы мәгълүматка җитди карауларын, дөнья матурлыгына ышанычларын белдерделәр.
Мулла авылы мәдәният йорты мөдире Флүзә Хәкимова киләчәк буынны сәламәт яшәү рәвешендә тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Төрле конкурслар, мавыктыргыч һәм тәрбияви чаралар оештырып, яшьләрне кискен адымнардан сак-лый.
– Балаларны һәрвакыт файдалы эшләргә җәлеп итсәң, начар гадәтләр турында уйларга вакыты калмый, – ди ул. Файдалы һәм үтемле очрашудан балалар күтәренке кәеф белән таралышты.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас