Азат Ситдыйков 2005 елдан башлап “Комп+” кибетен тотрыклы рәвештә эшләтә. Сәүдә һәм компьютер хезмәтләре күрсәтү буенча махсуслашып үз эшен ачып, бүгенге көнгә кадәр аны уңышлы алып бара. Егерме елга якын хезмәт елларында ул үзен электроника сату өлкәсендә ышанычлы партнер буларак күрсәтте, ноутбуклар, телевизорлар һәм аларга төрле аксессуарлар кертеп, киң ассортимент тәкъдим итте. Биредә документларны электрон почта аша җибәрү мөмкинлеге булган күчермә һәм сканерлау, шулай ук электрон чыганаклардан күчереп язу кебек хезмәт тә күрсәтә. Шулай ук клиентлар төрле документларга, төрле форматтагы хәтта төсле фотосурәтләрен бастырып алу хезмәтләреннән файдалана ала. Хезмәтләр арсеналында заманча хезмәтләр – берсе ламинирование һәм документларны брошюровкалау да бар. Моннан тыш, Азат Рәфил улы район халкын төрле канцелярия товарлары белән дә тәэмин итә. Компьютерларны һәм ноутбукларны ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү дә мөһим юнәлеш булып тора, бу аның бизнесын универсаль һәм ихтыяҗлы итә. Шулай итеп, “Ситдыйков” шәхси эшкуар сыйфатлы товарлар һәм сәүдә, полиграфия һәм компьютер ярдәме өлкәсендә хезмәтләрнең киң спектрын эзләүчеләр өчен комплекслы чишелеш тәкъдим итә.
– Үз эшемне ачуыма бик тә шатмын. Республика Башлыгы Радий Хәбировка аеруча рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Чөнки аның ярдәме белән эшкуарлык яши һәм чәчәк ата. Төрле программалар нигезендә эшкуарлык эшен башлаучылар ярдәм ала, – ди кибет хуҗасы Азат Ситдыйков. “Инвестсәгать” нәтиҗәле эшләү мәйданына әйләнде, анда эшкуарлар бизнесларын ничек үстерү кирәклеген өйрәнә. Безнең районда да төрле юнәлештә үз эшләрен ачып, район халкын хезмәтләндерүчеләр бик күп. Хакимияттә узган инвестсәгатьләргә заман белән бергә атлаучылар бик күп килә. Бигрәк тә яшьләр төрле юнәлеш буенча мөрәҗәгать итә. Без аларның һәрберсенең планын карап чыгып, ярдәм итәргә, дөрес булмаган урыннарын төзәтеп үз эшләрен ачарга булышабыз.”
Район хакимияте башлыгының инвестицияләр,
эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов.