

Бу ике ханым һәркем белән уртак тел таба беләләр, елмаеп каршы алалар, эшләрен яратып башкаралар. Шуның белән бергә алар төрле мәдәни чараларда да, Сабантуйларда да актив сату итәләр. Эш дәвамында сәүдә өлкәсе бу мөлаем сатучылар өчен бик якынга әверелә. Бүген алар үзләрен кибетсез күз алдына да китерә алмыйлар.
Заһир Таһир улы Себер якларында шофер булып эшләп йөргән чагы. Балалары Самира белән Замир да бәләкәй әле. Әти кеше якыннары янында күбрәк булу теләге белән янып яши. Арытаба да эшләвен дәвам итәр иде, мөгаен, әгәр бер очрак килеп чыкмаса. Туган авылында арендага кибет бирелүе хакында белеп кала. Тормыш иптәше Лилия белән киңәшләшеп, үз эшен башлап җибәрергә ниятли. Шулай, барысын да яхшылап уйлап, 2021 елда эшкә тотыналар Сафиннар.
Лилия Җәмил кызы мәктәпне тәмамлагач, озак еллар Уфа шәһәре, Борай авылы кибетләрендә эшли. Сәүдә өлкәсендә зур гына тәҗрибәсе булганга, ул үз кибетләрендә ассортимент формалаштыруга җитди карый. Товарны халыкның ихтыяҗын исәпкә алып кайтаралар алар. Нигездә, монда көндәлек кирәк-яраклар сатыла. Шәхси эшкуарның кибете универсаль: төрле-төрле азык-төлек, көнкүреш химиясе, хуҗалык товарлары, хәтта кием-салымнар да бар. Кыскасы, монда икмәк, чәй һәм кәнфиттән башлап, кер юу порошогы һәм кадакка кадәр алырга була. Борай авылында яшәүче Сафиннар көн дә Иске Карагышка товар кайтаралар. Яңа пешкән ипи белән тәэмин итәләр искекарагышлыларны. Кирәк чакта, авылдашлары кушуы буенча, аптекадан дарулар да алып кайталар икән.
– Һәрвакыт ачык йөзле, ягымлы алар, һәр кешенең күңеленә ачкыч таба беләләр, кирәк икән, товар сайлауда киңәшен бирәләр, ярдәм итәләр, – диләр алар турында авылдашлары.
Глүзә Рәфил кызы лаеклы ялда булса да, сәүдә эшен яратып башкара. Бервакыт улы белән килене кибетне ябарга ниятләгәч, үзем эшлим, дип алып кала. Эше җиңел булмаса да, ачык йөзле, тәмле телле бу ханым һәркемгә кирәкле товар сайларга да, киңәшен бирергә дә вакыт таба.
– Сатучы булып эшләү өчен, үз эшеңне генә түгел, кибеткә килүчеләрне дә яратырга кирәк, бернигә дә карамый, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булу мөһим. Кибетнең уңышы – иң элек, һәр сатып алучыга ярый белү нәтиҗәсе. Кибетебездә эшләү дәверендә мин барысының да гадәтләре белән дә танышып чыктым, хәзер һәркайсының нәрсә яратканына кадәр белеп торам. Мин кибеткә килгән һәр кеше сатып алган товарыннан канәгать калсын өчен бар көчемне салам, – ди ул үзе. – Халыкка сыйфатлы товар китерәбез, минем өчен иң мөһиме – сыйфат.
Һәр кешенең тормышы сәүдә даирәсе белән аерылгысыз бәйләнгән. Чөнки тармак хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына, компетентлыгына, җаваплылыгына бик күп нәрсә: кешеләрнең кәефе, сәламәтлеге, иминлеге бәйле. Сатучының елмаюы һәм киңәшләре – һәр сатып алучының канәгать булуының нигезе. Заһир Таһир улы әйтүенчә, һәр сатучының үз сатып алучысы була.
– Үз эшемне башлап җибәрергәнемә үкенмим. Төрле хәлләр була. Тырышып эшлибез. Алдагы көннәрдә бәлки күрше авылларда да кибет ачарбыз. Мин берүзем генә бу эшне башкарып чыгара алмас идем. Ярый янымда Лилия белән әни бар.
Аларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Кызым Самира, улым Замир өчен тырышам бит, – ди ул. Сүз уңаеннан, кибетнең исеме дә кызлары исеменнән алынган.
Сафиннар “Гүзәл” магазины цехында пешерелгән икмәкне сатып алучыларда аеруча да киң кулланылышта булуын билгеләп үттеләр. Өстәвенә җирлектә яшәүчеләрдә генә түгел: шәһәр кунаклары да, күрше Балтач районы Кизгәнбаш белән Зиләзекүл авыллары халкы да килә бирегә.
Сатучы һөнәре, элеккеге кебек үк, кирәклеләрнең берсе булып кала, чөнки кешеләргә товар сатып алу гына түгел, кибет киштәләре артындагылардан җылы сүзләр ишетү дә мөһим. Моны аңлап эш итәләр Сафиннар.
Фото шәхси архивтан.