Шунлыктан районнарда эшкуарлыкны үстерү өчен инвестсәгатьләр утырышы оештырыла. Анда республиканың хакимият органнары, җирле үзидарә һәм Башкортстанда эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итүче башка оешма вәкилләре керә. Үз эшен ачарга уйлаган һәр эшкуар шушы утырышта үзенең бизнес планнары һәм юнәлешләре белән киңәшләшеп, ярдәм ала. Әлеге чара яңа эш урыннары булдыруга, эшсезлек дәрәҗәсен киметүгә һәм социаль-икътисадый хәлне яхшыртуга ярдәм итә. Эшмәкәрлек сәгатьләрендә өстенлекле үсеш таләп иткән яңа юнәлешләргә һәм җитештерү тармакларына игътибар бирелә. Мондый утырышлар республика дәрәҗәсендә нәтиҗәле булуын дәлилләп, Радий Хәбиров башлангычында республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында кертелде.
– Теге яки бу проблемаларны хәл итүгә акча бүлеп бирү кирәклеге турында сөйләгәндә, акчаларның күктән төшмәвен аңлыйбыз. Без аларны үзебез эшләп табарга, республиканың икътисадый үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Предприятиеләрнең инвестиция эшчәнлеге турында югарыга хисап бирүче статистлар кебек агым уңаеннан йөзеп йөрмәскә. Ә үз кулларың белән безнең икътисад өчен яңа үсеш нокталары булдырырга кирәк, – ди Республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Борай авылында яшәүче Эмма Абрарова да шушы утырышка килеп, үзенең “Магнолия” косметология салонын ачырга теләве турында киңәшләшә. Һәм аның башлаячак бизнесы хупланып эшен башлап җибәрә. Эмма медицина көллиятен тәмамлаганнан соң медицина өлкәсендә 9 ел эшли. Декрет ялында үз һөнәрендә юнәлешен бераз үзгәртергә карар кыла, бөтен күңеле белән матурлык өлкәсенә китә. Косметолог-эстет белгечлеге буенча белем алып, үзенең белемнәрен һәм күнекмәләрен чын матурлык, сәламәтлек һәм гармония бүләк итү өчен камилләштерә.
Бүген ул Борай авылында "МАГНОЛИЯ" косметология салонының уңышлы хуҗабикәсе булып тора. Биредә югары һөнәри дәрәҗәдә косметология буенча хезмәтләр күрсәтелә, эстетик һәм косметологик проблемаларны хәл итү өчен заманча җиһазлар кулланыла. Һәм үз эшен ачып, гүзәл затларыбызны тагын да ныграк чибәрләтә алуына ул бик шат. Шулай ук эшен башлап җибәрүдә ярдәм итүчеләргә дә рәхмәте чиксез.
– “Инвестсәгать” нәтиҗәле эшләү мәйданына әйләнде, анда эшкуарлар бизнесларын ничек үстерү кирәклеген өйрәнә. Безнең районда да төрле юнәлештә үз эшләрен ачып, район халкын хезмәтләндерүчеләр бик күп. Хакимияттә узган инвестсәгатьләргә заман белән бергә атлаучылар бик күп килә. Бигрәк тә яшьләр төрле юнәлеш буенча мөрәҗәгать итә. Без аларның һәрберсенең планын карап чыгып, ярдәм итәргә, дөрес булмаган урыннарын төзәтеп үз эшләрен ачырга булышабыз, – ди район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов.