Инвестсәгатьләр үткәрү теге яки бу юнәлеш буенча эш башларга уйлаучы өчен бик тә кирәкле. Район хакимиятендә даими узган инвестьсәгатьләрдә хакимият башлыгы Рушан Гәрәев районыбызны тагын да алга этәрүче яңа эш проктлары тәкъдим итүчеләрне хуплап, алар ниятләгән һәр проектның уңай якларын билгеләде. Ул шулай ук бу проектлар тормышка ашырылганнан соң, биредә яшәүчеләр өчен өстәмә эш урыннары барлыкка киләчәген дә әйтеп үтте.
Эшкуарлык белән шөгыльләнгән булдыклы кешеләр аеруча сокландыра.
Районда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, гомумән, үз эшен башлап җибәрүчеләргә җирлек тә, мөмкинлекләр дә зур. Мәсәлән, ярдәм максатыннан муниципаль район хакимиятендә “Эшкуарлык сәгать”ләре үткәрелә. Биредә урта һәм кече эшкуарлык субъектларына федераль, рспублика һәм район күләмендә ярдәм программалары белән таныштыралар. Айгөл Феофанова да әнә шул “Эшкуарлык сәгате”нә килеп, әлеге чарадан актив файдаланып, кибет төзү өчен җир рәсмиләштерүдә зур ярдәм тоя. Ул Ваныш авылында азык-төлек һәм көндәлек кирәк-яраклар кибетен булдыра.
2018 елдан башлап күчмә сәүдә белән тирә-яктагы сигез авыл халкын көндәлек кирәк-ярак товарлар белән хезмәтләндерәләр Феофановлар.
– «Инвестиция сәгате» ндә республикада алай ук үсеш алмаган яисә өстенлекле үсеш таләп иткән яңа юнәлешләргә һәм җитештерү тармакларына игътибар бирелә. Безнең районда инвестсәгатькә килүчеләр үзләренең бизнес-идеяләрен тормышка ашыру өчен юлланалар. Бу утырыш нәтиҗәсендә күп кенә эшләр башкарыла. Эшкуарларның район территориясендә тормышка ашырырга планлаштырылган барлык тәкъдимнәре һәм мөрәҗәгатьләре контрольгә алына. Инвестицион совет утырышларын оештыручы төбәк Башлыгы Радий Хәбировка зур рәхмәтлебез. Нәкъ шушы инвестсәгатьләргә килгән күп райондашларыбыз үз эшләрен ачып, уңышлы эшләп киләләр.
Район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов.