Икътисад
8 август 2024, 10:10

Борайда полипропилен шпагат җитештерелә

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән уздырылган инвестиция сәгатьләре кысаларында соңгы биш ел эчендә (2019-2023) инвестицияләрнең гомуми күләме 1 1012,8 млрд.сум булган һәм 81 323 яңа урын булдырылган.

Борайда полипропилен шпагат җитештереләБорайда полипропилен шпагат җитештерелә
Борайда полипропилен шпагат җитештерелә

Махсус икътисадый режимлы территорияләр җитештерүнең өстенлекле тармакларына инвестицияләр җәлеп итү өчен төзелде. Резидентлар салым ташламалары, җирне арендалауга киметелгән коэффициент, гадиләштерелгән административ процесслар, шулай ук тамож-ня преференцияләре алалар. Салым салуның махсус режимын булдыру Башкортстан Республикасы моношәһәрләрендә урнашкан эре сәнәгать пред-приятиеләренең өстәмә эш урыннары булдыруга һәм икътисадый проблема-ларга бәйле хәвефсезлекне киметүгә юнәлдерелгән. Башкортстан Республика-сында шулай ук алгарышлы үсеш территорияләре дә бар.

Безнең районда да инвестсәгатьләр даими үтеп тора. Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, районның бизнес-шерифы Марат Ахунов белән күчмә инвестсәгатьләр дә үткәрәләр.

– Инвестиция сәгатьләре республика дәрәҗәсендә нәтиҗәле булуын күрсәтеп, Радий Хәбиров кушуы буенча республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында кертелде. «Инвестиция сәгате» ндә җитештерүнең республикада алай ук үсеш алмаган яисә өстенлекле үсеш таләп иткән яңа юнәлешләренә һәм тармакларына игътибар бирелә. Шуның нәтиҗәсе булып бер ел эчендә Ozon һәм Wildberries маркетплейсларында үз продукциясен иң эре тәэмин итүчеләрнең берсе булган полипропилен шпагат җитештерү белән шөгыльләнүче Азамат Басыйров тора, – ди бизнес-шериф Марат Ахунов.

Азамат район халкын төзелеш материаллары белән тәэмин итүче Ира һәм Айрат Басыйровларның улы. Алар күпьеллык стажлы эшкуарлар һәм «Пчелка» сәүдә йортының нигез салучылары, алар төзелеш материалларын сатуда махсуслашалар. Азамат Айрат улы 2009 елда «Химия» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетын, 2013 елда ул «Югары молекулалы кушылмалар» белгечлеге буенча БДУ каршындагы аспирантураны тәмамлый. «Технология һәм полимерлар һәм композитларны эшкәртү» белгечлеге буенча диссертация яклаган өчен 2019 елда техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсен ала. Алынган белем багажы белән Азамат илнең төньяк төбәгендәге нефть химиясе компаниясенә эшкә урнаша. Сигез елдан соң ул тупланган белемнәрен һәм тәҗрибәсен туган илендә үз бизнесын булдыруга кертергә карар кыла.

Азамат үзенең эшкуарлык эшчәнлеген 2023 елда бина төзеп, производство линиясен ачып һәм персоналны өйрәтеп, продукциянең беренче партияләрен җитештерүне башлап җибәрде. Эш башлаучы башта күп кенә кыенлыклар кичерсә дә, вакыт узу белән предприятие командасы техниканы да, технологияне дә үзләштерде, шуның нәтиҗәсендә предприятие тәүлек буе эшли торган эш графигына күчте. Предприятие продукциясенә нигездә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре арасында ихтыяҗ бар, ә сату базарлары булып Русия Федерациясе субъектлары һәм якын чит илләр хезмәт итә.

2023 елның августында Башкортстан Республикасы экспортына ярдәм үзәгенең «ашыгыч экспорт ярдәме» күчмә бригадасы предприятиегә консультация хезмәте күрсәтте, экспортерларга ярдәм чаралары турында сөйләде. Хәзерге вакытта Борайда җитештерелгән продукция Казахстанга, Әзербайҗанга һәм Әрмәнстанга экспортлана, шулай ук ул Ozon һәм Wildberries кебек эре маркетплейсларда актив тәкъдим ителә. Производствода җиде кеше эшли, ә эшкуар Кыргызстан һәм Монголия базарларына чыгып бизнесны киңәйтүне планлаштыра.

– Район үзәгендә кешегә кирәкле җитештерүчәнлегемне башлап җибәрүдә тәүдә район хакимиятендә узган инвестсәгать этәрде. Яңа эш башлаучы белән утырып сөйләшеп, киңәшләр һәм эшеңне ачу өчен махсус җир урыны билгеләү дә бик зур файда булып тора, – ди эшкуар Азамат Басыйров. – Мин, бизнес-шериф  буларак шуны әйтеп үтәсем килә, безнең бурыч – муниципалитет дәрәҗәсендә бизнеска ярдәм итүнең барлык юнәлешләрен берләштерү. Районыбызда,  республика Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән  кече һәм урта бизнес күләме арта бара. Мәсәлән, ярдәм максатыннан, район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев җаваплы оешма-предприятие җитәкчеләре белән “Инвестсәгатьләр” үткәреп тора. Биредә урта һәм кече эшкуарлык субъектларына федераль, республика һәм район күләмендә ярдәм программалары хакында сөйлибез. Эшкуарларыбыз, үз эшләрен башларга теләүчеләр әлеге чаралардан актив файдаланалар. Соңгы биш елда узган инвестсәгатьләрдә ел саен 100гә якын кеше катнашып тора.  Күп кенә эшкуарлар аларга ярдәм максатыннан эшләүче программаларның асылын аңлап бетермиләр. Шуңа күрә мондый инвестсәгатьләр безнең район халкы өчен бик тә кирәк, –  ди район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов.

Борайда полипропилен шпагат җитештерелә
Борайда полипропилен шпагат җитештерелә
Борайда полипропилен шпагат җитештерелә
Борайда полипропилен шпагат җитештерелә
Борайда полипропилен шпагат җитештерелә
Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас