Инвестиция сәгате – ул уникаль системалы корал, аны гамәлгә кертү инвестицияне тизләтергә мөмкинлек бирде. 5 ел эчендә (2019-2023) Башкортстан Республикасы Инвестиция комитетының «инвестиция сәгате» форматында уздырылган утырышлар инвестицияләрнең гомуми күләме 1 1012,8 млрд.сум булган һәм 81 323 яңа эш урыны булдырылган, барлык 553 инвестиция проекты каралган.
2019 елдан башлап 2023 елга кадәр төбәк Башлыгы кушуы буенча Башкортстан Республикасының өстенлекле инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы инвесторларга дәүләт ярдәме күрсәтү процедурасы гадиләштерелде. Инвестор тарафыннан бирелә торган документлар саны кыскартылды һәм җир кишәрлекләре бирү турында карарлар кабул итү вакыты (инвестиция комитеты утырышына кадәр 30 көн проектны җентекләп тикшерә, утырыштан соң 30 көн инвесторлар белән килешү төзи һәм БР Хөкүмәтенең ярдәм чараларын күрсәтү турындагы күрсәтмәләре) ике мәртәбә киметелде. Шулай ук дәүләт ярдәмен алу өчен барлык таләпләр дә “нульгә төшерелде " (инвестицияләрнең минималь күләме (элек – 100 млн. сумнан) һәм финанслауны раслау кирәклеге (элек – 50проценттан да ким булмаган, шул исәптән 10 проценты – үз акчалары), шулай ук бюджет нәтиҗәлелеген тәэмин итү (элек салым күләме проекттан түләүләр аны гамәлгә ашыруның 5 нче елына бирелгән ташламалар һәм субсидияләр суммасыннан артыграк булырга тиеш иде). Җир кишәрлекләрен торглар үткәрмичә генә арендага бирү процедурасы сизелерлек гадиләштерелде – инвестицияләр күләменең 50 процент күләмендә финанслау чыганакларын раслауга, шулай ук яңа эш урыннары булдыруга (кимендә 25) карата таләп бетерелде. Хәзер финанс ярдәменең иң чик дәрәҗәсе (салым ташламалары, субсидияләр) – инвестицияләр суммасыннан 30 процентны тәшкил итә.
– Өч ел элек без «Инвестиция сәгате» форматында эш башлау турында карар кабул иттек. Бу ярдәм инструменты бизнес һәм власть арасында ышанычның билгеле бер күпере булды. Бизнесменнар белән хезмәттәшлектә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу бик катлаулы, җентекле эш, әмма ул үз җимешләрен төбәк икътисадына һәм безнең халкыбызга китерә, – дип чыгыш ясаган иде 100 нче «Инвестиция сәгате» форматындагы чыгышында төбәк Башлыгы.
– Бу эш безнең районда да биш ел буена уңышлы эшләп килә.
Инвестиция сәгате – төбәк Башлыгы Радий Хәбиров керткән иң беренче тармак сәгате. Үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтеп, мондый формат күп кенә башка тармаклар һәм өлкәләр буенча хезмәттәшлекнең эш форматы буларак кертелде. Район хакимиятендә инвестсәгатьләр үткәреп, районыбызның шәхси эшкуарларына зур ярдәм итәбез. Мисал итеп, ике дистә ел буена эшкуарлык белән шөгыльләнеп, халык мәнфәгатен кайгырту өчен көч салучы “Два И” кибете хуҗасы Ирек Гыйндуллинны әйтеп китәргә була, – дип сөйли бизнес шериф Марат Ахунов.
Эшкуарлык эшен Ирек Гыйндуллин запас частьләр сатудан башлый. Бер урында торырга яратмаган эшкуар үзен төрле яклап, төрле тармакта сынап карый. Азык-төлек белән дә сәүдә итә. Төзелеш материаллары, мунча мичләре, сауна, мунча, бакча һәм бакча өчен товарлар сату буенча махсуслашкан «ДваИ» кибетен ачты. Хәзер эшкуар күп вакытын эретеп ябыштыру цехында эшли, анда үз куллары белән югары сыйфатлы металл эшләнмәләр (мунча мичләре, кыздыру өчен торпедалар, мангаллар, төрле архитектура формалары) ясый. 2023 елда “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында эшкуарлыкка ярдәм итүнең муниципаль программасы ярдәмендә ул җиһазлар сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплау өчен финанс ярдәме ала. Ул субсидия акчаларына сатып алган лазер станогы хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга һәм товарлар ассортиментын төрләндерергә ярдәм иткән. Ирек Гыйндуллинның планнарында – яңа базарларга чыгу һәм җитештерелә торган продукция экспортын җайга салу. 2023 елның августында Башкортстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәгенең «ашыгыч экспорт ярдәме» күчмә эшче бригадасы җитештерү цехында булды һәм аңа экспортерларга ярдәм чаралары турында киңәш бирде. Шулай ук Ирек махсус хәрби операциядә катаншучы егетләребезгә тоемлы ярдәм күрсәтә. Ул ГАЗ 66 автомобиле базасында автомунча өчен мич ясый.
– Эретеп ябыштыру эшемне җәелдереп җибәрү алдыннан тәүдә район хакимиятендә узган инвестсәгатькә килеп киңәшләштем. Алар минем идеямне күтәреп ал диләр, хәтта ярдәм дә иттеләр. Республика Башлыгы тарафыннан эшкуарлыкны җәелдерергә эшләнгән төрле программалар нигезендәге ярдәм безгә эшебездә тагын да ныграк булышлык итә. Инвестиция сәгатьләре хакимият һәм бизнес диалогының уңайлы ысулын тудыра, – ди эшкуар Ирек Гыйндуллин.