Барлык яңалыклар
Икътисад
22 Май , 12:20

Айгөл кеше ихтыяҗы өчен эшли

Эшкуарлык белән шөгыльләнгән булдыклы кешеләр аеруча сокландыра. Язмамның герое Бәйсәкә авылында туып-үскән Айгөл Нефтекама шәһәрендә һөнәрчелек училищесында һөнәр үзләштергән.

Айгөл кеше ихтыяҗы өчен эшли
Айгөл кеше ихтыяҗы өчен эшли

Хезмәт юлын пешекче булып башлый. Тик ул бер урында гына торырга яратмый. Айгөл алга омтылучы кеше буларак, үз эшен булдыруны, үзе җитәкчелек итүне хуп күрә. 2017 елда арендага бина алып кибет ачып җибәрә.
Кибетләрендә авыл халкы өчен көндәлек кирәк-яраклар, хуҗалык әйберләре белән сату итәләр. Аннары инде үзләренең бинасын төзү өчен төрле юллар эзли башлыйлар.
Районда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, гомумән, үз эшен башлап җибәрүчеләргә җирлек тә, мөмкинлекләр дә зур. Мәсәлән, ярдәм максатыннан муниципаль район хакимиятендә “Эшкуарлык сәгать”ләре үткәрелә. Биредә урта һәм кече эшкуарлык субъектларына федераль, рспублика һәм район күләмендә ярдәм программалары белән таныштыралар. Айгөл дә әнә шул “Эшкуарлык сәгате”нә килеп, әлеге чарадан актив файдаланып, кибет төзү өчен җир рәсмиләштерүдә зур ярдәм тоя. Ул Ваныш авылында азык-төлек һәм көндәлек кирәк-яраклар кибетен төзергә була. Айгөлнең тормыш иптәше Динислам да, туганнары да бу максатны хуплый һәм аңа ярдәм итә. Менә инде дүртенче ел дәвамында Ваныш авылында “Айгөл+” кибетеннән авыл халкы өзелми.
2018 елдан башлап күчмә сәүдә белән тирә-яктагы сигез авыл халкын көндәлек кирәк-ярак товарлар белән дә хезмәтләндерәләр Феофановлар.
Гаилә Бәйсәкәдә матур йорт салып, өч кызга гомер бүләк итеп яши.
– Эшкуарлык белән һәркем шөгыльләнә аламы? Үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләргә син ни әйтер идең? – дип сорау бирәм.
– Бизнес белән шөгыльләнер өчен эшкуар булып туарга кирәк. Эшкуарлык ул – теләсә кем булдыра ала торган һөнәр түгел. Эшкуар кешегә төп дүрт сыйфат хас булырга тиеш: уңышка ирешүгә ихтыяҗ булу, инициатива-тәвәккәлек, үз-үзеңә ышану, үзеңне белү. Бу гына да түгел әле: тиз арада көтелмәгән карарлар кабул итә белү, кырыс холыклы булу, көчле сиземләү сәләте, кешеләр белән эшли белү мөһим, – дип җавап бирде Айгөл.
Феофановларның киләчәккә планнары бик зур әле. Әлегә алар сер булып калсын.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: