Икътисад
22 июль 2021, 10:05

Кушманак икмəге

Нефть университетын тəмамлаган Эльфир Галиев, туган авылы Кушманакка кайтып, хезмəт юлын шəхси эшкуар булып башлап җибəрə.

Кушманак икмəгеКушманак икмəге
Кушманак икмəге

«Кече һəм урта эшкуарлык һəм шəхси эшмəкəрлек инициативасына ярдəм итү» илкүлəм проектын гамəлгə ашыру һəм эшсезлəргə ярдəм күрсəтү бу-
енча конкурс кысаларында Төньяк районара халык мəшгульлеге үзəге аша финанс ярдəме ала һəм бу акчага ул яңа җиһазлар сатып алып, мини-пекарня
ача. Бүгенге көнне ул район халкын тəмле, хуш исле икмəк, телеңне йотарлык камыр ризыклары белəн шатландыра. Кибетлəрдə кайберəүлəр
“Кушманак əпие” кирəк иде, кайсысы икəн дип, ипи шүрлеге янында сайланалар. Əйе, чынлап та, кибеткə килеп кергəч, биредə пешерелгəн икмəк
əллə каян хуш исе белəн үзенə тартып тора.
– Ипи борынгы ысул белəн чүпрəсез, ачыткы ясап пешерелə. Бөтен чимал бер казанда буталып, камыр басылып, яхшылап болгатыла һəм əчетелə.
Камыр əзер булгач, 750 граммлы тигез өлешлəргə бүленə. Шуннан соң камыр кисəклəрен формаларга салып, мичкə озаталар. Əзер продукциянең
авырлыгы 650 грамм тəшкил итə. Пешкəн чагында ул 100 грамм авырлыгын югалта. Көненə берничə йөз данə кара һəм ак икмəк пешерелə, –
ди һөнəре буенча азык-төлек сəнəгате технологы, Эльфирның əнисе Илгизə апа. Пекарняда бик эссе, яңа пешкəн ипи исе борынны кытыклый. Биредə икмəктəн тыш телеңне йотарлык төрле пироглар, пицца, кыстыбый, шəңгə, камыр эчендə сосиска, багетлар пешерелə.
– Без изге һəм файдалы эш башкарабыз – икмəк пешерəбез. Камыр ризыгы тəмле булып пешсен өчен көчеңне кызганмаска, бөтен осталыгыңны эшкə җигəргə кирəк, шулай ук бөтен процессны контрольдə тоту зарур, – дип ассызыклый Эльфир Галиев. Ипи пешерү процессында өч кеше катнаша. Иртəнге биштə биредə эш кайный башлый. Һəркем үз эше белəн мəшгуль. Əзер продукцияне контейнерлардан алып урнаштырып, икмəк-күмəч эшлəнмəлəрен тартмаларга тутырып, сəүдə нокталарына тараталар. Иртəнге сəгать белəн район үзəгендəге “Ихлас”, “Гастроном”, “Радуга”, “Фермер” һəм “Сабантуй” кибетлəре киштəлəре хуш исле, яңа гына мичтəн чыгып, суынып та бетмəгəн, шушы пекарняда пешерелгəн камыр ризыклары белəн тулыландырыла.
–Тəүлегенə 200 данə ипи, 100дəн артык тəбикмəк, пироглар пешерəбез. Əлеге процесс шактый катлаулы. Безнең эштə иң мөһиме – технологияне саклау һəм җиһазларның төзек булуы. Эшебез җиңеллəрдəн түгел, көне буе аяк өстендə,– ди повар-кондитер Таңчулпан Витковская.Эльфирның уң кулы, ярдəмчесе əнисе алдагы планнары белəн уртаклашты. Алар килəчəктə ассортиментны баетырга ниятли. Биредə җитештерелгəн продукция көннеке көнгə бетеп бара. Көндəлек сатуга əзерлəнгəн продукцияне озаткач та, икмəк пешерүчелəр алдан алынган заказларны əзерлəүгə тотыналар. Кушманак авылы халкы да бирегə икмəккə килə. Бəйрəм табыннарына да камыр ризыкларына заказ биреп, пешертеп алалар. “Икмəк пешергəн йортка Аллаһы Тəгалə фатыйхасын бирə”, – дилəр акыл иялəре. Чыннан да, ипидəн кадерлерəк нəрсə бар?

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас