

Чакырылыш хезмəтенең əлеге партиясендə дүрт егет Ватан сакчысы булырга əзерлеклəрен белдерделəр – Борайдан Юнир Хəкимов, Айнур Габдуллин, Булат Талипов һəм Каратамак авылыннан Вадим Якупов. Юлга чыгар алдыннан аларга район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов мөрəҗəгать итте. Гемир Хаҗетдин улы сəламлəп, аларга əти-əнилəрен сөендерерлек итеп, тормыш мəктəбен лаеклы хезмəт итүлəрен, исəн-имин туган нигезлəренə яңа тəҗрибə һəм белем туплап кайтуларын телəде. Озатучылар арасыннан да хəрби хезмəткə чакырылучыларга хəерле юл, яхшы, җиңел, уңышлы хезмəт итүлəрен телəп, чыгыш ясадылар. Шулай ук район мəдəният йорты артисты Эрнест Арсланов егетлəрне дəртлəндереп, җыр бүлəк итте.
Əйбəт хезмəт итеп, еллар имин булып, исəн-сау кайтырга насыйп булсын егетлəргə.