Барлык яңалыклар
Экология
21 ноябрь 2025, 09:21

Аккош язмышы

Кузбай авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Закировның абзарында бер айга якын аккош тәрбияләнгәнен белгәч, аның үзе белән элемтәгә чыгып, кошның язмышы белән кызыксындык.

Аккош язмышы
Аккош язмышы

Краснохолм янында камышлыкта бер җәрәхәтләнгән аккошны очрагач, Фәнил Бәйзәви улы үзенә алып кайтырга була. Кошның канаты белән аягы зыян күргән була: аягына басалмый, канатларын җәеп очалмый. Мондый ситуацияләрдә эшләнгәнчә, тиздән очыру өмете белән мөстәкыйль рәвештә ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итә, алар килеп ярдәм күрсәтәләр, дарулар биреп торырга кушалар.

Фәнил Бәйзәви улы бер айга якын кошны тәрбияли. Кошка кардәшләреннән башка күңелсез булмасын өчен, төрле ысуллар ясап карый ул: көзгеләр дә куя, кош-корт белән дә аралаштыра. Ләкин, кызганычка каршы, кош барыбер очып китә алмый. Шунда Фәнил Бәйзәви улы Уфа шәһәрендәге “Пин һәм Пуф” дип аталган кыргый хайваннарны тернәкләндерү үзәге турында белеп кала. Үзәк җитәкчесе Дмитрий Стрельников белән элемтәгә чыгып, кошның хәле турында сөйләгәч, ул аккошны алып килергә куша. Район хакимияте ярдәме белән кош үзәккә илтеп тапшырыла. Бүгенге көндә аккош ышанычлы кулларда. “Таза, стрессланмаган кош, сул аягында имгәнү билгеләре бар.  Тикшерәчәкбез һәм күзәтәчәкбез. Фәнил Закировка кошларга битараф булмаганы өчен зур рәхмәт”, – дип язган Дмитрий Стрельников үзенең социаль челтәрләрендә.

Фәнил Бәйзәви улыннан аккошны ничек тәрбияләгәнең сорадык.

– Абзарда яшәде. Бодай, арпа, вакланган кукуруз, яшелчә, вак балык ашаттык. Бидрә белән су торды янында. Канаты ныгып, аякка басса, җылы якларга очып китәр дип өметләнгән идем. Кызганычка каршы, тернәкләндерү озакка сузылды. Кыргый кошка бөтенләй йортлашмасын өчен үзенең иптәшләре белән булуы мөһим. Шуңа күрә, кыргый хайваннарны тернәкләндерү үзәгенә илтергә карар кылдым. Анда шундый ук кошлар янында безнең аккошыбыз тиз терелер, дип ышанам, – дип җавап бирде ул.

Фәнил Закировның өметләре акланырмы, вакыт күрсәтер.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас