Экология
26 апрель 2025, 10:25

"Яшел Башкортстан" акциясенә безнең Борай районы актив кушылды.

Язгы тазарту-чистарту, төзекләндерү өмәләрендә республика күләмендә игълан ителгән "Яшел Башкортстан" акциясенә безнең Борай районы да актив кушылды. Биш йөздән артык райондашларыбыз көрәк һәм чиләк белән коралланып, дәррәү агач утыртырга чыктылар.

"Яшел Башкортстан" акциясенә безнең Борай районы  актив кушылды."Яшел Башкортстан" акциясенә безнең Борай районы  актив кушылды.
"Яшел Башкортстан" акциясенә безнең Борай районы актив кушылды.

 Оешма-предприятияләр һәм учреждение хезмәткәрләренең гомум тырышлыгы белән Батырлар аллеясы, Мулла авылына керү юлында һәм Аэродромная урамыннан Уральская урамына кадәр участоклар буйлап агачлар утыртылды.


Акциядә Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Тимур Кәримов катнашты. Ул табигатьне саклау өчен мондый чараларның мөһимлеген ассызыклады.


-Борай - матур, кешеләр ачык йөзле һәм мәрхәмәтле район. Агач утырту акциясенә зур канәгатьлек хисе белән кушылдым. Сезнең ямьле район киләчәктә тагын да яшеллеккә күмелеп утырсын өчен үз өлешемне кертәм, - дип билгеләп узды башкала кунагы.


«Яшел Башкортстан»  акциясе  йөрәк кушуы буенча, туган як табигатенә битараф булмаганнарны берләштерде.  

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас